1700гә якын буалы чаңгыга басты

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Шимбә көнне Наратлык урманында “Россия чаңгы юллары – Татарстан чаңгы юллары” масса төсендәге ярышлар узды. Көтеп алган бу бәйгедә чаңгыга басучылар саны 1700гә якынлашты. Дистанция хатын-кызларга ике, ир-егетләргә өч километр иде.

Башта мәктәпләр укучыларына бер-бер артлы старт бирелде. Ярышларны 4-7 сыйныфларда белем алучылар башладылар. Алар арасында да, өлкәнрәкләрдән дә пьедесталның беренче баскычына тулысынча диярлек Югары Лашчы мәктәбе укучылары – Лиза Казначеева, Сергей Никоноров, Екатерина Никонорова, Илгиз Зарипов, Светлана Сайкина күтәрелделәр. 10-11 сыйныфларда укучы егетләр арасында гына шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбеннән Салават Миңнебаев беренче килде. Студентлар арасында исә ветеринария техникумында белем алучылар Валентина Петухова белән Николай Ишуковка тиңнәр булмады.

Өлкәннәр арасында да шактый җитез шуучылар күп. Яктыртылган трасса булу бу спорт төрен үз итүчеләрне арттырды. Адав-Толымбай мәктәбе укытучысы Әлфия Җаббарова шундыйлардан.

– Урманга гаиләбез белән һава сулар өчен йөрибез, – дисә дә, осталыкны да чарлаган булып чыкты. 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында үзеннән күпкә яшьрәкләрне дә шактый артта калдырып, финиш сызыгын беренче узды. Икенче урынны “Аленушка” балалар бакчасыннан Ольга Гришина, өченчене “Батыр” балалар бакчасыннан Алсу Хәйбуллова алды. Ир-егетләрдән яшь егет – Казанда эшләүче Булат Хә-митов “очып” килде. Икенче-өченче булган “Буа га-зы”ннан Сергей Гришин да, Эчке эшләр бүлегеннән Алмаз Алимов та күпкә калышмадылар. 40 яшьтән өл-кәнрәкләр арасында Галина Дементьева алыштыргысыз лидер. 5 номерлы мәктәптән икенче булган Татьяна Иванованың да бу беренче генә уңышы түгел. Өченчене шулай ук җитез чаңгычы  буларак яхшы таныш “Буа газы”ннан Ландыш Хәйретдинова алды. Ландышның хезмәттәше Сергей Батин  беренче килде. НПС “Студенец”тан Шамил Рәхмәтуллин икенче, шикәр заводыннан танылган чаңгычы Сергей Тимофеев өченче нәтиҗә күрсәттеләр. Алар арасында финиш сызыгын дүртенче булып узган Инсаф Гыймалетдинов күптән алтмышның өске ягында инде. Яшь-ләрчә җитез “егет” нәкъ шул яшь категориясендә беренче урын алды. Ә икенчедә – бүгенге ярышларның иң өлкән катнашучысы – 77 яшьлек Валерий Рубцов. Барлык призлы урыннарны алучыларга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге әзерләгән медальләр, Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International