Буада “Ел укытучысы” бәйгесенең зона этабы үтте

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Ике көн дәвамында лицей-интернатта узган бәйгедә республика этабына узу өчен Идел аръягының алты районыннан җыелган 22 укытучы  ярышты. Алар  дәресләр үткәрделәр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Мәртәбәле жюри – республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институты вәкилләре  укытучыларны өч номинациядә бәяләделәр. Буалылардан “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә М. Вахитов исемендәге гимназиядән Лилия Җәләлова, “Ел укытучысы – 2017”дә – лицей-интернатның башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Константинова, 2 номерлы лицейның технология укытучысы Алсу Вәлиәхмәтова, “Педагогик дебют” номинациясендә 1 номерлы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Юлия Коваленко катнашты. Нәтиҗәләр, соңгы зона этабы узгач, февраль азагында билгеле булачак. Республика бәйгесе мартка билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International