Адав-Толымбай авылының Марат Вәлиуллин җитәкчелегендәге һәм тренерлыгындагы волейбол командасы нинди генә ярышта да призлы урын алмый калмый. Бу юлы “ТНВ – Яңа гасыр” иҗтимагы хәрәкәте призларына бәйгедә уңышка ирештеләр.
Төгәлрәге, аның Яшел Үзән шәһәрендә узган зона этабында икенче урын яуладылар. Бары Алексеевск волейболчыларына гына оттырдылар. Өченче урыннны хуҗалар алды. Икенчелек безнекеләргә финалга чыгу хокукы бирде. Ул көз айларында узачак. Ә алда – март аенда толымбайлыларны “Авыл яшьләре” авыл спорт уеннарының сайлап алу туры көтә. Анда да җиңүләр юлдаш булсын!