Ырыңгыдан Алексей Кубайкин Мәскәүдә чыгыш ясады

2017 елның 18 феврале, шимбә

Илебез башкаласында 16-17 февраль көннәрендә узган Россиянең крестьян (фермер) хуьалыкларыны һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXVIII съездында катнашты ул. Аның анда “Иң яхшы гаилә сөт фермалары” конкурсында беренче урын алып, бүләкләүгә чакырылуын хәбәр иткән идек инде. Әле шушы минутларда гына Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында Алексей Кубайкинның съездда чыгыш ясавы, крестьян-фермер хуҗалыгында эш барышы һәм ирешелгәннәре  хакында бәян итүе турында хәбәр бастырылды. Россия Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев аның эшенә югары бәя биргән. “Агропромышленностьның киләчәге яшь эшмәкәрләр кулында”, - дигән ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International