Буада Масленица узды

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Буада ике көн Масленица бәйрәме гөрләде. 25 февральдә Яшьләр паркында Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре халыкны кайнар коймакка чакырды. Кышны озату бәйрәме белән бирегә җыелган халыкны район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев котлады. Ул буалыларга тыныч язлар, җәйләр килүен теләде. Аннан барчасы рәхәтләнеп күңел ачты.

Икенче көнне Масленица район күләмендә узды. Район мәдәният каршына халык шактый җыелган иде. Район җитәкчелегенең тәбрикләү сүзләреннән соң җыр-бию, такмаклар әйтү башланды. Ә мәйдан кырыенда тәмле, майлы коймак пеште. Соңыннан барчасы кыш белән хушлашып, карачкы яндырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International