Буалы студент кыз көндәшләрен “тукмады”

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

АСО (КСЮИ) студенты Миләүшә Латыйпова 23-26 февраль көннәрендә Новочебоксарск шәһәрендә узган каратэ буенча VIII Россия ачык чемпионатында һәм беренчелегендә катнашты. Ул 16-17 яшьлек кызлар арасында беренче урын яулады. Россиянең 30 регионыннан җыелган 800 катнашучы арасында район гына түгел Татарстан данын да яклап тренер Ринат Хәсәновның башка шәкертләре – Азамат Хәсәнов, Рамазан Исхаков һәм Роман Степанов та чыгыш ясадылар. 8-9 һәм 10-11 яшьлекләр категориясендә 80ннән күбрәк катнашучы арасында алар беренче егермелеккә керделәр. Бу зур уңыш һәм тәҗрибә. Татарстанның каратэ федерациясе президенты Алмаз Мотыйгуллин да буалыларның 2016 елның октябрь аенда узган Россия кубогы белән чагыштырганда яхшырак чыгыш чыгыш ясавын ассызыклаган. Афәрин, буалы каратэчылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International