26 муниципаль районы башлыкларына мәктәп автобусы ачкычларын Рөстәм Миңнеханов тантаналы төстә Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда тапшырды. 51 автобусның икесе Буага бирелде. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков әйтүенчә, алар парктагы иске автобусларны алыштырачак.