Буалылар коррупция турында нәрсә сөйләде

2017 елның 10 марты, җомга

Районның балалар Думасы “Яшь поколение” активистлары, шәһәр прокуратурасы, районның коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге вәкилләре белән берлектә халык арасына районда коррупциянең торышы турында  сораштыру үткәрделәр. Респондентларның 70тән күбрәге җавап бирергә ризалашты. Анкета аноним рәвештә иде. Буалыларга ришвәт биреп кенә проблеманы хәл итеп буламы? Вазифаи затларга ришвәт биргәнегез булдымы? Аларга кемдер аркылы “бүләк” ясаган очраклар күзәтелдеме? Ничә сумга кадәр ришвәт биргәнегез булды, кебегрәк сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International