Буалы яшь дзюдочылар 5-кю сары билбаулы булды

2017 елның 17 марты, җомга

Аңа имтиханны уңышлы тапшырганчы “Батыр” спорт мәктәбе тренеры Наил Минхановның дүрт шәкерте 2005-2006 елларда туган ир балалар һәм кызлар арасында узган Татарстан беренчелегендә көч сынадылар. “Олимпия дзюдосы” номинациясендә 28 килограммлы үлчәү авырлыгында  Полина Шагарова һәм 36 килограммда Владислава Фомина беренче, 34 килограммлы категориядә Андрей Панцырев өченче булдылар. Шулай ук 34 килограммда чыгыш ясаган Идеал Николаев биш әйләнешне узып, өченче урынга көрәштә генә оттырды. Ә сары билбауны барысы да алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International