Күшкедә балаларны бозда сак булырга өйрәттеләр

2017 елның 17 марты, җомга

Янгын сагы буенча Күшке аерым посты начальнигы Олег Карамзин бу максатта мәктәпкә килде. Ул башлангыч сыйныф укучылары белән “Сак булыгыз, юка боз” темасына ачык дәрес үткәрде. Балаларга бозга керү кагыйдәләрен, аның куркынычын аңлатты. Шулай ук каза күрүчеләргә ничек ярдәм күрсәтергә  һәм боз астына киткән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында да сөйләде. Видеоролик та күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International