ЯЗГЫ БОЗГА ЫШАНМА

2017 елның 17 марты, җомга

Елгаларда боз көннән-көн көпшәкләнә, юкара һәм анда керү гаять куркынычка әйләнә. Кешеләрнең һәм техниканың бозга чыгуы һәм хәтта боз белән ярдан аерылу очраклары белән бәйле гадәттән тыш хәлләр март-апрель айларына туры килә.

Югары Ослан районында шундый хәл булырга да өлгерде инде. 6 март кичендә билгеләнмәгән урында боз өстенә кергән җиңел автомобиль ярдан  400 метр ераклыкта алгы көпчәкләре белән карлы җылуга төште. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк. Боз ярылу һәм салкын суга төшү ихтималын киметү өчен төп кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк. Иң беренче чиратта аның ныклыгына инану шарт. Ул чатный, сыгыла, өстендә су бар икән кичекмәстән кире ярга кайту мәслихәт, моның өчен аякларны боздан аермыйча киң ерып атларга, ахыр чиктә шуышырга кирәк. Кешеләрнең, йөкләрнең бер урында туплануына да юл куярга  ярамый. Инде боз ярылып суга төшкән очракта паникага бирелмәскә, авыр әйберләрне ташларга, су өстендә торырга, ярдәмгә чакырырга, боз кырыена кулларны киң җәеп тотынырга, көчле агым булганда аякларны бөкләргә, аяк киемен салырга, аннан бозны ватмаска тырышып, аңа күкрәк белән ятарга, чиратлап аякларны чыгарырга кирәк. Каза күрүчегә чит кеше ярдәме кирәк булганда, моны тиз һәм саклык белән эшләү  мөһим. Чөнки бозлы суда кеше 15-20 минуттан артык тора алмый. Батучы ярдан ерак булмаса аңа бау, шарф, таяк, такта бирергә мөмкин, ярдәмгә килүегезне әйтергә дә онытмагыз. Аңа шуышып якын килергә, кулыннан яки киеменнән тартып чыгарырга да була. Боз кырыена якын килергә ярамый, берничә кеше булганда бер-берсенең аякларыннан тотарга кирәк. Судан чыгаргач, аны кичекмәстән җылыту һәм мөмкин кадәр тиз медпунктка илтү мөһим.

Алда торган каникуллар вакытында әти-әниләр балаларын бер минутка да күз уңыннан ычкындырмасыннар һәм елга-күлләрдәге бозның куркынычлыгы турында кисәтеп торсыннар иде. Бәлагә таручыны күргәндә 01 яисә 112 телефон номерын җыярга да онытмагыз.

Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International