Буадан Камил Вәлиев Разил Вәлиев юбилеенда җырлады һәм Диплом белән Кубок алды

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

17 мартта Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 еллыгына багышланган VII республикакүләм “Дулкыннар” конкурсында катнашып, Буаның 2 номерлы лицеенда 2 сыйныфта укучы Камил Вәлиев икенче урын алды.  Бу чара республиканың талантлы яшьләрен һәм сәләтле балаларын барлау өчен оештырылган иде.

Юбиляр: “Бүген минем өчен генә түгел, Татарстан балалары өчен дә зур бәйрәм. Шундый сәләтлеләр булганда илебезнең киләчәге бар”, - диде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International