Кичә Г. Камал исемендәге татар академия театры бинасында Татарстан Мәдәният министрлыгының “Тантана-2017” театраль премиясен тапшырдылар. Әлеге чара 7 елдан бирле үткәрелә. Быел ул 12 номинация буенча бирелде. “Дебют” дигәнендә Буа драма театры артисты Илсур Мортазин да җиңү яулады. Премия аңа Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” спектаклендәге Шәйхулла роле өчен бирелде. Якташыбызны тәбриклибез!