Буада көндез 0 градуска кадәр салкынайта, аннан плюс 17гә кадәр җылыта

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Гисметео.ру сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, киләсе көннәрдә Буада көндез салкынайтачак – һава температурасы бүгеннән башлап төшә башлаячак. Термометр баганасы иртәгә, 18 апрельдә +7, 19ында +4, 20сендә +1не күрсәтәчәк. Ә иң салкын көн җомга көнне булачак, анда көндез 0, төнлә -5 градус булуы көтелә. Аннан акрын гына җылыта башлый. 28 һәм 30 көннәрне кояш 17-20 градуска кадәр кыздырачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International