Буада ветераннарга Татарстан Президенты бүләген тапшырдылар

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Бүген көн дәвамында районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты бүләген тапшырдылар. Җиңү көне якынлашыр алдыннан тәмле күчтәнәчләр тутырган пакетны сугыш солдатлары шатланып кабул иттеләр. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов аларга изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International