Календар яз җитте, һава температурасы күтәрелә, балалар күп вакытны урамда үткәрәләр. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызга су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен исегезгә төшерегез.
Балага боз өстендәге уенның куркыныч уен булуын аңлатырга кирәк. Кеше авырлыгындагы боз һәрвакытта да куркыныч турында кисәтеп, чатный башлый һәм шундук җимерелергә мөмкин. Балаларга бозга чыгу куркынычы турында сөйләргә, баланың буш вакытын кайда уздыруы белән кызыксынырга кирәк.
Балаларның үз-үзләрен җиңел тотышы, үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен белмәве һәм санга сукмавы - фаҗигале нәтиҗәләрнең беренче сәбәбе.
Өлкәннәр, битараф булмагыз, балаларның бозга чыгу омтылышларын туктатыгыз, бу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин!