Хөрмәтле әти-әниләр! Язгы боз куркыныч, бу хакта балаларның исенә төшерегез!

2021 елның 9 апреле, җомга

Календар яз җитте, һава температурасы күтәрелә, балалар күп вакытны урамда үткәрәләр. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызга су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен исегезгә төшерегез.

Балага боз өстендәге уенның куркыныч уен булуын аңлатырга кирәк. Кеше авырлыгындагы боз һәрвакытта да куркыныч турында кисәтеп, чатный башлый һәм  шундук җимерелергә мөмкин. Балаларга бозга чыгу куркынычы турында сөйләргә, баланың буш вакытын кайда уздыруы белән кызыксынырга кирәк.

Балаларның үз-үзләрен җиңел тотышы, үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен белмәве һәм санга сукмавы - фаҗигале нәтиҗәләрнең беренче сәбәбе.

Өлкәннәр, битараф булмагыз, балаларның бозга чыгу омтылышларын туктатыгыз, бу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин!

Үзегезнең балагызга, бозга чумган очракта ни эшләргә кирәклеген сөйләп бирегез:

Паникага бирелергә, кискен хәрәкәтләр ясарга кирәкми, сулышны стабильләштерергә кирәк.

Кулларны як-якка сузып һәм, гәүдәгә агым юнәлешендә горизонталь торыш биреп, боз читләренә эләгергә тырышырга кирәк.

Күкрәк белән сакланып кына боз кырыена басарга һәм берсен, аннары икенче аякларын бозга куярга тырышырга кирәк.

Боз түзгән булса, акрын гына ярга таба шуышырга кирәк. Килгән якка барырга кирәк, анда боз ныклыкка тикшерелгән бит.

Әгәр дә сезнең сабыегыз суда булган хәлнең шаһиты булса, боз астына төшеп югалган кешегә ярдәмгә качарга кирәкми. Аның өчен дә чын куркыныч бар. Өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга һәм коткаручыларга һичшиксез шалтыратырга кирәк. Безнең республикада бердәм коткару телефоны «112» эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International