Шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең тарих укытучысы Нина Казакова “Буа ягында халык мәгарифе тарихы” дигән китабын язды. Шушы көннәрдә ул басма варианттагы бердәнбер экземплярын район архив бүлегенә бүләк итте.
Кичә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге 1956-2011 елларда «Буа шикәр заводы» ААҖ шәхси состав буенча 1238 саклау берәмлегендә документларны даими саклауга кабул итте.
Гражданнар өчен: хезмәт хакы һәм эш стажы турында мәгълүмат алу өчен гаризалар бирү күп функцияле үзәк аша башкарыла, адресы: Буа шәһәре, Космовский урамы, 108 йорт.
Бакча һәм шәхси торак йортларны төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә хәбәр итү тәртибен керткән Закон бу елның августында үз көченә керде. Шуны да искәртик: аның нигезендә хакимияткә дача йортын төзи башлау, аны реконструкцияләү эшләре тәмамлану турында хәбәр итәргә кирәк. Хәбәрнамә шулай ук шәхси торак йортлар өчен төзелешкә рөхсәтен дә алыштырган
2019 елның 1 гыйнварыннан " гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында «Федераль закон үз көченә керә. Әлеге законның төп нигезләмәләрен Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатты.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Әгъләмова Нурия Нургаян кызы Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге ”Гармония” хезмәткәрләре тарафыннан котлау кабул итте.
Бүген, 2 октябрьдә, «Бердәм Россия " партиясенең Татарстан төбәк бүлеге хезмәткәрләре, «Яшь Гвардия» МШ белән берлектә, ветераннарны Өлкәннәр көне белән котладылар һәм азык-төлек пакетлары тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы " Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе белән берлектә (алга таба – Фонд) 2018 елның 10-13 октябрь көннәрендә Калининград өлкәсендә бизнес-миссия планлаштырылуы турында хәбәр итә.
2 октябрьдә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Адда Зәйдуллина "ТНВ" телеканалында "Исәнмесез! " иртәнге мәгълүмати-танып-белү программасының махсус кунагы булачак.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә бәйрәм концерты узды. Бүген бәйрәм сәхнәсеннән өлкән яшьтәге буалылар адресына котлау сүзләре яңгырады. Беренчеләрдән булып аларны район башлыгы Марат Җәббаров котлады
Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония”үзәгендә “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе “эшли башлады. Программаның төп максаты булып авыру хәлдәге өлкәннәрне тәрбияләгәндә һәм тернәкләдергәндә күнекмәләргә өйрәтү буенча семинарлар үткәрү тора.