Шушы көннәрдә шәһәрнең үзәк стадионына яшь футболчылар җыелды. Биредә Боерган авылында туып үскән якташыбыз Константин Малышев җитәкләгән “Сувар” газетасы кубогына ярыш узды.
Җәй - балаларның рәхәтләнеп ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту чоры. Каникулларның файдалы гына түгел, имин үтүе дә мөһим. Шул максаттан районда "Яшүсмер" профилактик операциясе 1 июннән старт алды, аның кысаларында ведомствоара рейдлар үткәрелә. Әлеге рейдларның максаты - балаларның караучысыз калуын кисәтү, алар тарафыннан хокук бозуларны булдырмау, елга-күл буйларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлату.
Ял үзәгендә татарча “Мулла” фильмы күрсәтелде. Ахырдан фильмның төп геройлары, продюсерлары да сәхнәгә чыгып, буалылар белән аралаштылар. Әлеге фильм драматург Туфан Миңнуллинның берничә театр тарафыннан куелып, танылу тапкан “Мулла” пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Сюжет татар авылында бара. Автор авылда колач җәйгән эчкечелек, вәхшилекне “дәвалау” проблемасын күтәргән.
Республиканың барлык районнары ветеринария берләшмәләре начальниклары, ветеринария лаборатория мөдирләре катнашында семинар-киңәшмә булды бүген Буада. Район ветеринария лабораторияләренең терлек азыгы әзерләүдә мөһим роле турында җентекле сөйләшү булды. Биредә һәрбер районның ветеринария берләшмәләре начальниклары терлек азыгы сыйфатын тикшерү буенча җавап тотты.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәрнең 2 номерлы лицееның мәктәп яны лагерена йөрүче укучыларны “Лукоморье” иленә сәяхәткә чакырдылар.
Шушы көннәрдә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәргән “Экояз – 2018” акциясенең “Иң яхшы бакча” номинациясендә шәһәрнең “Батыр” балалар бакчасы җиңү яулады. Аларга министрлык диплом һәм спорткомплекс җыелмасы бүләк итте.
Буа районнында гармунчы егет бизәкле сөлгеләр таккан тарантаслы атта Сабантуйга бүләк җыйды
6 нчы июнь - Халыкара рус теле көне.
Популяр җырчы Габделфәт Сафинның “Акчарлак газетасы “Алтын тавышка-алтын акчарлак” бәйгесендә ике моңлы җырчыбыз - Түбән Наратбаштан Нурдания Низамова һәм Равил Җәгъфәров катнашалар.
Шәһәрнең христиан зиратын чистартырга 39 оешма хезмәткәрләре чыкты.Барысы 150гә якын кеше чытырман булып үскән агачларны кисәләр, ауган чардуганнарны төзәтәләр. Чүп-чар зират кырыена чыгарыла бара. Аларны техника төяп чүп өеменә озатачаклар. Бу эш алга таба дәвам ителер, дип көтелә. Бу уңайдан биредә якыннары җирләнгән барча буалыларның әлеге изге эшкә кушылулары сорала.