Тиздән халык кошчылык фабрикаларыннан һәм базарларда арадашчылар аша, күп очракта очраклы кешеләрдән кош-корт, бәбкә-чебешләр сатып ала башлаячак. Моның белән йорт кошларының кош гриппы белән зарарлану проблемасы да арта, чөнки ерак илләрдән күчмә кошлар кайта.
Район ЗАГС идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, күптән түгел районда быелның 100нче баласы теркәлде.
Районда берничә көн дәвамында озак еллар Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт и испекциясе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, бүген отставкада Булган Ирек Мөхәммәтшин мәгариф хезмәткәрләрен хезмәтне саклау буенча дәресләр бирә.
Районның халык исеме алган һәм үзешчән театрлары район мәдәният йортына җыелды. Театр белгечләре быел беренче тапкыр район театр фестивале уздырырга булдылар. “Театраль яз” дип исемләнгән әлеге тантанада сигез театр коллективы катнашты. Оештыручылар төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләделәр.
Буа муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт курсәту үзәге “Гармония” хезмәткәрләре психолог hәм социаль педагог “Подросток” клубы эгъзалары белэн “Манипуляцияне ничек ачыкларга” темасына чара уздырдылар. Шәхси сыйфатларнын уңай якка үзгәрешү турында. Яшьүсмерләр белән уеннар, дискусиия оештырылды
31 март көнне Буа районы беренче тапкыр башкалада яшәүчеләргә продукция сатарга барды.
Узган шимбәдә Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә яшь инспекторлары хәрәкәтенең 45 еллыгына багышланган тантана узды.
Алтынчы тапкыр үткәрелүче фольклор фестивале республиканың 18 районыннан 300гә якын баланы җыйды. Рус, татар, чуаш, удмурт, мордва, мари, керәшен коллективлары йолаларын, гореф-гадәтләрен, уеннарын, җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр.
28 нче март көнне гимназиядә «Мәктәптән - фәнгә, иҗатка» I төбәкара фәнни – гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция мәгърифәтче язучы, уку китаплары төзүче, төбәк тарихын өйрәнүче, дин белгече Касыйм Бикколның тууына 150 ел, фольклор белгече, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ленар Җамалетдиновның 83 яшьлегенә багышлап, укучы балаларда татар әдәбиятын, сәнгатен, төбәкләр тарихын, татар халкының авыз иҗатын, мәдәниятен өйрәнүгә һәм каләм тибрәтүгә иҗади омтылышларын үстерү максатыннан үткәрелде
Бүген Буада коррупциягә каршы координация комиссиясе утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров алып барды.