“Арктика” боз сарае директоры вазифаларын башкаручы Ирек Яраханов белдерүенчә, кичә якташыбыз, “Татарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе” (ГИСУ) директоры Марат Айзатуллин 18 яшь һәм аннан да өлкәнрәк хоккейчылар кергән командага (22 уенчы) исемле кәшәкәләр бүләк итте. Тапшыру тантанасында район башлыгы Марат Җаббаров та катнашты. Алар спортчыларга уңышлар, җиңүләр теләделәр.
Мәктәпләрдә – язгы каникуллар. Бу уңайдан балаларның юлларда, шул исәптән тимер юлда да иминлегенә игътибарны арттыру сорала.
Коррупциягә каршы тору һәм аны кисәтү, гражданнардан, оешмалардан әлеге төр закон бозу турында мәгълүмат җыю максатында шәһәрдә “Ышаныч әрҗәләре” тора. Алар Жорес урамы, 110 “А” адресы буенча Буа муниципаль район башкарма комитеты, К. Зыятдинов урамы, 137 адресы буенча район үзәк дәваханәсе, Космовский урамы, 108 “Г” адресы буенча күпфункцияле үзәк, Космовский урамы, 14 адресы буенча район эчке эшләр бүлеге, Р. Люксембург урамы, 140 адресы буенча шәһәр прокуратурасы биналарында урнаштырылган
Узган елның 19 ноябрендә шәһәрдә беренче тапкыр гражданнарның үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча гомумхалык инициативасы белән җирле референдум узды. Анда буалылар актив катнашты һәм күпчелеге шәһәрне уңайлырак, яктырак итү, төзекләндерү идеясен хуплады.
Районда вирус йоктыручылар саны арта: 26 мартка дәваханәгә ашыгыч ярдәм сорап шалтыраткан 54 кешенең яртысына ОРВИ диагнозы куелган
Буа районындагы халыкка социаль хeзмәт күрсәтү үзэге «Гармония» хeзмәткәрләре 16 март көнне «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында «Салават күпере» клубы әгъзалары белән «Күңелле стартлар» оештырдылар. Балалар спорт уеннарында, эстафеталарда төләп катнаштылар.
Буа районында "Язгы мәрхәмәтле атна- мәрхәмәтле эшләр эстафетасы “ Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе дәвам итә
Хөрмәтле буалылар! 18 мартта – киләсе якшәмбедә Россиядә Президент сайлаулары. Буа районында 56, шәһәрдә 15 сайлау участогы эшләячәк. Аларның ишекләре 8 сәгатьтән 20 сәгатькәчә ачык булачак. Барлык буалыларның мөһим сайлау ясауда актив булуы көтелә.
Аягында протез, бер күзе күрми, икенчесенә ашыгыч операция кирәк. Тәтеш шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек икенче төркем инвалид Айрат Гайнуллин шушы хәлдә җырлар яза, аларны үзе башкара һәм барысы да яхшырачагына өметен өзми.
Әйтергә генә ансат, якташыбыз Наил Садыйковның халык сәламәтлеген саклауга киткән еллары ярты гасырдан артып китә. Ул бүген дә яраткан һөнәреннән аерылмаган.