Бик уңышлы “җыелма” - Зифа Кадыйрованың «Язмыш сынавы» әсәре дә, Буа халык театры артистлары уены да. Бу хакта драманы үз күзләрем белән күргәннән соң, башка тамашачы фикерен дә кушып әйтәм.
10 март көнне Казанда, Дуслык йортында "Чуаш чибәре-2018" конкурсы гала-концерты булды. Анда Буа районының Мөкерле авылы кызы Екатерина Тюплина "Чибәр" номинациясендә җиңде. Чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Владимир Ильин район җитәкчелегенә конкурсны үткәрүдә финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерә.
Унбишенче март көнне Буа Муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “ Гармония” социаль hәм медицина хезмәткәрләре “Язгы мәрхәмәтле атна – мэрхәмәтле эшләр эстафетасы “Мәрхәмәтле Татарстан” кысаларында: ике Бөек Ватан сугышы инвалидына, алты Бөек Ватан сугышы ветеранына, алтмыш тугыз тол хезмәткәрләренэ, уналты сугыш ветераны толына түләүсез социаль- көнкүреш, социаль- медицина хезмәтләре күрсәттеләр.
“Челтәр компаниясе” җәмгыяте филиалының Буа электр челтәрләре белгечләре “Биеклек. Куркынычсызлык–2018” республика конкурсында катнашып, җиңү яуладылар.
«Мәрхәмәтле язгы атна - МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН #» акциясе кысаларында Буа муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен балалар китапханәсенә сәяхәт оештырдылар. Чараны туган ягыбыздагы сулыкларга багышладылар.Китапханә хезмәкәрләре балаларны бездэ булган елгалар, күлләр белән таныштырдылар, аларнын кешелек дөньсы өчен нинди зур роль уйнауларын сөйләделәр.
Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәкәрләре “Язга мәрхәмәтлелек атнасы” “Мәрхәмәтле Татарстан” кысаларында “Яшьүсмерләр” клубы әгъзалары белән Л.Н.Толстойның иҗат тормышы яктырткан “Сүз гамәль сыман” исемле чара уздырдылар.
Авылларда спорт сөючеләр арта. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә чаңгыга басып, ап-ак кар өстендә эз сала, бозда тирләп-пешеп хоккей уйный. Кайбер авылларда бу спорт төрләре буенча ярышлар үткәрү дә матур традициягә әверелде
12 марттан 23енә кадәр Буа районында “Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” бөтенроссия акциясенең беренче этабы үтә. Район эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, ул җәмәгатьчелекне накроктикларның законсыз әйләне-шенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү һәм оператив мәгънәгә ия мәгълүматны җыю һәм тикшерү максаты куя.
Быел “КамАЗ-мастер” командасына 30 ел. Шул уңайдан аның әгъзалары республика районнарында һәм шәһәрләрендә укучылар, студентлар белән очраша. Бу атнада чират Буага җитте – дүшәмбе көнне безгә кунакка “Дакар-2018” ралли-марафонында катнашкан пилот Дмитрий Сотников килде.
Район җитәкчелеге Казанның югары уку йортларында белем алучы Буа егет-кызлары белән очрашулар циклын башлап җибәрде. Аларны вуз тәмамлаганннан соң туган якларына чакыруга корылган беренче диалог Казан федераль университетында үтте.