ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

Быел Буада икенче тапкыр Идел-Буа-Урал бөтенроссия фестивале узачак. Бу юлы ул май аенда үтә. Буа театры директоры Раил Садриев сүзләренә караганда, аңа инде бүгеннән әзерлек бара. “Түгәрәк өстәл” артында узган сөйләшүдә  оештыручы төркем шул хакта сүз куертты.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте ел саен язылучылары арасында призлар уйната. Буалы укучылардан да, зур суммада газета-журналлар алдырып, анда катнашучылар һәм бүләк отучылар булып тора. Агымдагы елның беренче яртыеллыгына подписка рәсмиләштерүчеләр арасында да бар андыйлар.


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Батыр” спорт мәктәбендә Альбина Вәлиуллина кул астында шөгыльләнүче балалар Нурлат шәһәрендә узган бәйгедә берничә призлы урын яуладылар. Регина Карпова 48 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында икенче, Регина Ваһапова – өченче, 84 килограммга кадәр үлчәүдә Адель Мангутов шулай ук өченче булды. Котлыйбыз!


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны заманча уен технологияләре аша юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүне пропагандалады әлеге бакчада тәрбияләнүче балалар һәм хезмәткәрләр.  Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең өлкәара семинары шундый актуаль теманы күтәрде.

Узган ел ноябрь аенда шәһәр маршрутлары буенча йөрүче автобусларга һәм аларның пассажирларына Буа машина төзү заводы янындагы соңгы тукталышның гаять уңайсыз урында булуы турында язып чыккан идек.  Ниһаять, бу проблема хәл ителде


23
февраль, 2018 ел
җомга

23 февраль - чын ир-егетләрнең уртак бәйрәме. Чөнки без армиядә яки флотта хезмәт иткәннәрне, әлеге вакытта хәрби бурычларын үтүучеләрне генә түгел, ә балаларына дөрес тәрбия биргән, ата-аналарын кайгыртып яшәгән, намуслы хезмәт куйган яисә тырышып укыган ир-егетләрне дә Ватан сакчылары дип атыйбыз. Алар һәр вакыт үз гаиләләрен якларга әзер, ә гаилә ул - җәмгыятебезнең бер өлеше.

Буалылар көрәшләрдә  җиңүләргә ирешә алуларын гасырлар дәвамында күрсәтеп килделәр. Күп милләтле илебез белән бер булып, алар Бөек Җиңүне яуладылар.

Хөрмәтле буалылар! Барыгызны да дәүләт бәйрәме - Ватан сакчысы көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезгә бәхет, сәламәтлек, имин торыш, аяз күк йөзе телим!


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Буа муниципаль район Советы утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук  Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллин . Муниципаль район башлыгы Марат  Җәбаров 2017 елда районның социаль-икътисади үсешен һәм 2018 елга бурычларны яктыртты.

Алексей Валерьевич Республика усешләре белән таныштырды, Буа районының алдагы үсеше булуына ышанычын белдерде һәм  Буа хезмәт алдынгыларына  дәүләт бүләкләре тапшырды.


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бу уңайдан тантаналы чара һәм концерт район мәдәният йортында узды. Ир-егетләрне  бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин котладылар, экран аша сәламнәрен төрле өлкәләрдә хезмәт куючы хатын-кызлар җиткерделәр. Район үзешчәннәре иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.

Бүген - 21 нче февраль  Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан буалыларны район башлыгы Марат Җәббаров котлады:

Бүген авылларда сарыкка хөрмәт кимеде. Һәрберсендә шаулап сарык көтүе кайткан чакларны сагынып сөйләргә генә калды. Беркем дә кичләрен көтүдән кайтмаган бәрәнен дә, адашкан тәкәсен дә эзләми. Ә менә Яңа Чәчкап авылында яшәүче Сәйдәш Мусин сарыктан баш тартырга уйламый да. Аның көтүендә алар йөз башка җиткән. Әле бу чик түгел. Сарыкчылык бу заманда табышлымы соң?  Фермер белән утырып шөгыленең плюсларын һәм минусларын бергәләп санадык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International