ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

23 февраль бәйрәме герое нык бәдәнле, ут чәчеп торучы ир-ат булырга тиеш кебек. Ә безнең язманың герое кечкенә буйлы, физик мөмкинлекләре чикләнгән, әмма ул һәр көн саен батырлык кыла – кечкенә вакытта алган авыруы белән көрәшә, өч баласына әти дә, әни дә булырга тырыша. Күптән түгел тагын бер сынау килде – йорты янып китте, ата тагын “ояны” саклап кала алды. Тыныч тормыш герое – шәһәрнең Тимер юл урамында яшәүче Фәһим абый Хәкимов.

Озак еллар дәвамында чаңгы спорты буенча районда беренчелекне бирмәгән, республика һәм Россия күләмендәге ярышларда да уңышлы чыгыш ясаган Алмаз Бикмуллин бүген армия сафларында хезмәт итә. Анда да алдынгылар рәтендә.


16
февраль, 2018 ел
җомга

Биредә ул традициягә әверелгән  – дөньяда  Олимпиада барган елларда гимназиялеләр аның кечесен үткәрә. Инде алтынчы тапкыр. Бишенчедән башлап һәр сыйныф бер илне тәкъдим итә, аның флагы астында чыгыш ясый

Буада “Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгенең зона этабы бу минутларда мәдәни үсеш үзәгендә бара. Анда 10 номинациядә сигез районнан 30 конкурсант көчен сыный. 

15 февраль, Килдураз авыл җирлегенә кергән,  Килдураз урта мәктәбендә, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылулары уңаеннан "Әфган жиле" дигән, искә алу кичәсе булып узды

Иртәгә–Россия студентлар отрядлары көне. Бу уңайдан Буа ветеринария техникумы базасында оешкан хезмәт отрядының бүгенге тормышы, киләчәккә планнары белән танышып кайттык.


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы тармагы корылмаларын капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан тормышка ашырыла.

20 февральдә 9дан 12 сәгатькә кадәр Буа шәһәре, Арефьев тыкрыгы, 14 йорт адресы буенча Буа районара тикшерү бүлегендә гражданнарны хезмәт хакын, башка түләүләрне түләмәүгә кагылышлы сораулары буенча кабул итү үткәрелә.

15 февраль көнне Буа шәһәренең ял үзәгендә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан Республикасының чыгаруга 29 ел тулуга багышланган чара узды

14 февраль – Изге Вәли көнендә  - Буа ветеринария техникумы студент-волонтерлары Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләргә Гашыйклар көне уңаеннан концерт бүләк иттеләр. Тамашачылар арасында сигез гаилә пары да бар иде. Студентлар барысын да бәйрәм белән котлап, открыткалар өләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International