Муниципаль районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең еллык эшчәнлегенә мәдәни үсеш үзәгендә нәтиҗә ясалды.Идарә башлыгы Ленар Садыйков ирешелгән плюсларга тукталып, алда торган бурычлар белән таныштырды. Әле бу өлкәдә күптән түгел генә эшләсә дә, аның тырышлыгы белән беркүпме уңай күрсәткечләр дә бар инде.
Февральнең беренче көннәрендә буранлап-буранлап яуган кар белән көрәш әле бүген дә дәвам итә .“Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” җәмгыяте хезмәткәрләре ике тәүлек эчендә айлык норманы тутырган “ак байлыкны” атна буе инде урамнардан кырга чыгаралар.
Шәһәрдә 17 февраль көнне Яшьләр паркында кыш озату бәйрәме уздырыла. Чара көндезге сәгать 11дә башлана, анда буалыларны театрлаштырылган тамаша, коймак белән кайнар чәй көтә.
Буалылар, иртәгә Наратлык урманына килергә онытмагыз. Биредә “Россия чаңгы юллары – 2018” массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Ярышта катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә башлана. 9.40 минутта бәйгене ачу тантанасы. 10 сәгатьтә беренче булып старт 5-7 сыйныфлар укучыларына бирелә. Кызлар өчен дистанция – 1, ир балаларга 2 километр.
Буа мөхтәсибәте “Җимлекне үзең яса!” дигән конкурс игълан иткән иде.
Кичә бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов җимлек ясап килгән конкурсантларгның һәрберсе призлы урыннарга лаек, дип белдерде.Җиңүчеләр:
1 номерлы сәнгать мәктәбе базасында “Premium voice, dance and classic” дип исемләнгән халыкара конкурс узды. Оештыручысы Чабаксар шәһәрендәге халыкара фестиваль үзәге булган сәнгать бәйгесенә республика районнарыннан һәм Россиянең төрле регионнарыннан 530дан күбрәк катнашучы җыелды.
Буа мөхтәсибе игълан иткән "Минем мәчетемнең макеты" дигән бәйгедә, Килдураз авыл жирлегенә кергән, Килдураз авыл мәхәлләсе тарафыннан кардан ясалган макеты.
Наратлык урманында чаңгы базасы эшли башлавы турында хәбәр иткән идек инде. Яктыртылган трасса күптән яраткан ял итү урынына әверелгән буалылар кыска вакыт эчендә база белән танышырга, уңайлыкларын тоярга өлгерде. Ә быел әле бер тапкыр да чаңгыга басмаганнарны исә аның турында үзебез сөйләп кызыктырырга һәм урман хозурына чакырырга булдык.
Һәр кеше үз туган телен белергә, аралашырга, дәүләт телләрен өйрәнергә тиеш дип саный укытучы Мария Стрелкова. Ул үзе Күшке төп гомуми белем бирү мәктәбендә чуаш балаларына татар телен һәм әдәбиятын укыта.
Медицина училищесы методисты һәм укытучысы Гөлсинә Шәрәфетдинова Идел буе федераль округының медицина һәм фармацевтика уку йортларының сыйныф җитәкчеләре арасында читтән торып үткәрелгән регионара конкурста беренче урын яулады