ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Бу республика территориясендә хөкемлек иткән көчле буран  аркасында шәһәрара автобуслар хәрәкәтен туктату белән генә бәйле түгел.

 “Вконтакте”дагы “Жизнь Буинска” төркеменә Балык Бистәсе районныннан Әминә Сәфәргалиева туганын эзләве хакында язган иде. 

Район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Резедә Җәләлова белдерүенчә, ел саен февраль ахырында, март башында салкын тиеп (ОРЗ) мөрәҗәгать итүчеләр күбәя. 


2
февраль, 2018 ел
җомга

Буа шәһәрендә яшәүче Гөлфруз апа Габитова иңнәрендә ил белән килгән авырлыкны – ачлык-ялангачлык, сугыш михнәтләрен  күтәргән буыннан. Әмма аның өлешенә аннан битәр газаплар да күп тигән шул.

Күптән түгел район үзәк дәваханәсенә ике яңа медицина җиһазы кайтты. Беренчесе юан эчәктә, икенчесе сулыш органнарында яман шешне иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә, диләр табиблар. Санлы аппаратның мөмкинлекләре белән без дә танышып кайттык.


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Аларның погоннары да, званиеләре дә юк, әмма гаделсезлек белән килешмәүче йөрәкләре, башкалар  абайламаганны  күреп алу сәләтләре бар. Полицейскийлар үзләре андыйларны “безнең штаттан тыш хезмәткәрләр” дип йөртәләр. Узган ел гына районда аларның уяулыгы нәтиҗәсендә егермеләп җинаять ачылган.   Сүзебез әлеге исемнәре “кычкырып әйтелмәгән” геройлар турында.


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

18 февральдә Мәдәни үсеш үзәгендә “Гитарачылар дуэле” дигән музыкаль чара уза. Анда ике төркемдә гитарада уйнарга өйрәтү түгәрәге җитәкчесе Сергей Восканян укучылары уйнау осталыгында ярышачаклар.


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Буа  республика муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәмчә бизәлеш бәйгесенең “Административ үзәкләре республика билгеләнүендәге шәһәрләр булган муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү” номинациясендә катнашты

Кичә, студентлар һәм Татьяна көнендә Буа ветеринария техникумында матурлык һәм талант конкурсы узды. Анда 6 егет һәм кыз уку йортының “Мистер БВТ-2018”, “Мисс БВТ-2018” исеменә дәгъва кылдылар.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре – баянчылар Фәрит Садриев, Илдар Нуруллин, җырчы Равил Җәгъфәров һәм районның танылган саксофончысы Рифат Гыймадиев бу көннәрдә концерт-лекторий белән укучылар алдында чыгыш ясыйлар. Очрашулар шәһәрнең Салих Сәйдәшев нигез салган 1 номерлы сәнгать мәктәбенә 100 тулу уңаеннан оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International