Региональ дәүләт экологик күзәтчелеккә дучар ителүче кече һәм урта бизнес субъектлары ел саен калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында отчет бирергә тиешләр.
Яңа ел алдыннан район эчке эшләр бүлегенә яңа “хезмәткәр” кайтты – ул Инь кушаматлы, лабрадор-ретривер токымлы эт. Төп вазифасы – шартлаткычларны, сугыш кирәк-яракларын ис буенча табу.
Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану максатында һәм мохиткә тәэсир итүне бәяләү кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә 2018-2019 елларның аучылык чорында ау ресурсларын алу күләмен нигезләү материалларын әзерли башлады.
Шәһәрдә генә ул адым саен сәүдә ноктасы. Ә үзәктән киткән саен сирәгәяләр. Районның утыздан күбрәк кечкенә авылында кибет юк. Әмма бу яшәүчеләрнең көндәлек продуктларга ихтыяҗы юк дигән сүз түгел. Хәлне атнаның һәр эш көнендә товар төяп, төрле юнәлешләрдә чыгып китүче автолавкалар коткара.
Узган елның октябрь аенда газетабыз битләрендә агымдагы ел башыннан ветеринария озатуы документлары электрон формада булачагы турында язып чыккан идек. Күптән түгел бу срокның берникадәр чигерелүе мәгълүм булды.
Шәһәрнең Комсомол урамында берьюлы утызлап кеше таяклар белән йөрергә чыгып китәләр. Аяклар авыртканнан түгел, тагын да тәнгә сихәте булсын өчен “чабалар”. Ә сәламәтлек бүләк итүче скандинавия таякларын “Студентлар” территориаль иҗтимагый үзидарәсе үзе карамагындагы йортларда яшәүчеләргә махсус сатып алды
Буа ветеринария техникумының гомумтөзелеш эшләре остасы бүлегендә белем алучы Евгений Илюшкин һәм Владислав Калистратов киләчәктә үз куллары белән салган йортта яшәргә хыялланалар. Ул тормышка, һичшиксез, ашачак, чөнки биредән егетләр моның иң кирәкле ташчы һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләрен алып чыгачаклар.Ташчыларга сорау зур
Районда узган ел ахырында “Чикләрсез тәҗрибә” дигән программа старт алды. Аның кысаларында авыл җирлекләре башлыклары бер-берсенең уңай эш тәҗрибәләре белән танышалар. Аларда шулай ук район җитәкчелеге, төрле ведомстволар җитәкчеләре һәм вәкилләре дә катнашып, авыл кешеләренең ничек яшәве белән кызыксыналар, проблемаларны барлыйлар, аларны чишү юлларын эзлиләр. Бу атнада шундый очрашу Боерган авыл җирлегендә булды.
Шәһәрдә яшәүче Клара Ионовага сугыш бетеп 72 ел үткәннән соң әтисе Салих фронттан язган хатларны беренче мәртәбә кулына алырга насыйп булды. Моңарчы ул аларның барлыгын башына да китермәгән. Яу кырында башын салган солдатның 83 яшьлек кызы бүген мондый “очрашуга” күз яшьләрен тыя алмый шатлана да, нигә хатлар миндә түгел, дип ачыргалана да.
Буалы Рүзәл Алтынбаевка әле 11 яшь. Ә ул инде тәҗрибәле хоккейчы – соңгы өч айда Казанның данлыклы “Ак Барс” клубы уенчысы. Ике көнгә генә туган шәһәренә кайтырга вакыт тапкан талантлы яшь спортчы белән без дә таныштык