Буа хәзер фестивальле шәһәр. Бездә Идел буе һәм Урал халыклары театрларының “Идел-Буа-Урал – диалоглар яссылыгы” I Бөтенроссия фестивале уза. 23енә кадәр дәвам итәчәк бу күркәм чарага стартны якшәмбе көнне Коми Республикасының В. Савин исемендәге драма академия театры артистлары бирде.
Буада Идел буе һәм Урал халыкларының Бөтенроссия театрлар фестивале башланды. Аны кичә район мәдәният йортында Коми республикасы балалар театры ачты
Районның балалар Думасы “Яшь поколение” активистлары, шәһәр прокуратурасы, районның коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге вәкилләре белән берлектә халык арасына районда коррупциянең торышы турында сораштыру үткәрделәр.
Бүген Әлши авылында яшәүче Антонина Бабатеевага 90 яшь тулды. Аны әлеге бәйрәме белән муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, районның халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ләйлә Камалова, авыл җирлеге башлыгы Валерий Сюрмин, авыл клубы хезмәткәрләре котладылар, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләвен һәм бүләкләр тапшырдылар.
Зур Боерган яшәүче Раил Хисамовның хуҗалыгында 30 баш ат асрый. Ул берничә ел элек грант акчасы ота, шуңа 12 баш ат сатып ала. Араларында “Русский тяжеловес”, Русский рысистый”, “Литовский тяжеловес” кебек токымлылары да бар.
8 Март бәйрәме алдыннан район ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган 5 укучыга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Алар аны Буа районы буенча миграция бүлеге начальнигы Айдар Хадиуллин кулыннан алдылар
Әлеге традицион бәйге тугызынчы тапкыр үткәрелде. Анда Югары Лашчы мәктәбеннән, Буадан, Апас һәм Чуашстанның Яльчек районнарыннан яшь чаңгычылар җыелды. 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк, 2001-2002 елларда туган ир балалар һәм кызлар спринтта – 1 һәм 1,2 километрда узыштылар.
Буада бердәнбер балалар бакчасы Мәскәү шәһәре белгечләре тарафыннан тезелгән программа нигезендә эшли. Пилот мәйданчыгы булып беречеләрдә башлаган мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә шушы көннәрдә республика күләмендә семинар үтте.
“Ел укытучысы-2017” Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабының зона турына нәтиҗәләр ясалды. Анда район данын лицей-интернатның башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Константинова, М. Вахитов исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Җәләлова һәм 1 номерлы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Юлия Коваленко, яклаячак.