ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2017 ел
җомга

Адав-Толымбай авылының Марат Вәлиуллин җитәкчелегендәге һәм тренерлыгындагы волейбол командасы нинди генә ярышта да призлы урын алмый калмый. Бу юлы “ТНВ – Яңа гасыр” иҗтимагы хәрәкәте призларына бәйгедә уңышка ирештеләр


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кичә район мәдәният йортында шул исемдәге район бәйгесе үтте. Анда “Татар кызы”на лаек булуларын тугыз конкурсант – шәһәрнең 1 номерлы мәктәбеннән Энҗе Шиһабетдинова, ветеринария техникумыннан Эльмира Җәләлетдинова, Иске Суыксудан Чулпан Абдрахманова, 2 номерлы лицейдан Динара Җәләлетдинова, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Эльмира Сабитова, лицей-интернаттан Гүзәлия Саттарова, медицина училищесыннан Ландыш Мингалиева, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Назлыгөл Галимова, Боерганнан Рузилә Сәйфетдинова дәгъваладылар

Ике көн дәвамында лицей-интернатта узган бәйгедә республика этабына узу өчен Идел аръягының алты районыннан җыелган 22 укытучы  ярышты. Алар  дәресләр үткәрделәр һәм мастер-класслар күрсәттеләр


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

1700гә якын буалы чаңгыга басты. Наратлык урманында “Россия чаңгы юллары – Татарстан чаңгы юллары” масса төсендәге ярышлар җыйды шул кадәр кешене.

Балалар театр коллективларының " Иделкәем" республика бәйгесенең зона туры Апас мәдәният йортында узды. Биредә Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендәге Халык театры каршында һәм "Сәләт" балалар иҗат йортында эшләп килүче коллектив, Зур Күккүз авылында Галия Жәләлиева җитәкчелегендә оешкан курчак театры коллективы, Буа һәм Кайбыч районнарыннан килгән коллективлар чыгыш ясады.


11
февраль, 2017 ел
шимбә

Дөресрәге, юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында оештырылган “Каешыңны каптыр һәм елмай” акциясенә кушылды алар. Әлеге кустка караган Алших һәм Теңкәш авылларыннан да килгән барлыгы алты гаилә төрле ярышларда, уеннарда, башваткычларда көч сынашты


10
февраль, 2017 ел
җомга

Районда ГТО нормаларын тапшыру айлыгы бара. Буалы хезмәткәрләр, җитәкчеләр үз көчләрен  өч атна дәвамында сынады инде.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 71 оешма-пред-приятиедән, шул исәптән авыл җирлекләреннән, уку йортларыннан 1 меңнән күбрәк кеше “Юность” спорт мәктәбендә, “Дельфин” бассейнында төрле спорт төр-ләрендә мөмкинлекләрен ачыкларга өлгергән.

Шушы көннәрдә Казанда Worldskills эшче һөнәрләр чемпионатының региональ этабы узды. Анда Буа ветеринария техникумында “Ашчы, кондитер” бүлегендә икенче курста белем алучы Инсаф Рәхимҗанов һәм “Ветеринария” бүлегенең өченче курс студенты Евгений Думилин икесе дә өченче урын яуладылар.


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Күптән түгел “Байтик” компьютер лагеренда узган профиль сменасыннан 8-10 сыныфлар укучылары –  2 номерлы лицейдан Эльмир Йосыпов, 5 номерлы гимназиядән Нияз Маннапов, Яңа Чәчкаптан Рушан Исмәгыйлев, лицей-интернаттан Фаил Баһаветдинов беренче урын белән кайттылар


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Шәһәрдә оешма-предприятиеләрнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалып, киләчәккә йөкләмәләр билгеләнә. Шундый очрашу мәгариф бүлеге системасына кергән коллективлар белән мәдәни үзәктә узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International