ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Күптән килгән традицияләр буенча, 2017 елның 7 февраль аенда, Буа ГХАТ бүлегендә 10 сыйныф укычылары белән очрашу-әнгәмә булды. Алар ГХАТ бүлегендә язылышу турындагы актлар белән таныштылар

Данлыклы оренбур шәлләрен бәйләүче безнең районда да бар. Ул – Яңа Тинчәле авылында яшәүче Наилә Хәйретдинова. Оренбург өлкәсенең атаклы Саракташ ягында –Кувандык районында туып-үскән кыз бер учка сыя торган, балдак аша узарлык нәфис шәлләрне мәктәптә укыганда ук бәйли башлаган. 


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Буада “Ел тәрбиячесе”исемнәрен атадылар! 

Әлеге бәйгенең нәтиҗәсе узган җомгадан бирле “ачык” калды. Ниһаять, бу исемнәр мәгълүм! Менә алар кемнәр:

“Әкият” балалар бакчасыннан Резеда Санатуллова

Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары ике көн барды. Шимбә көнне узышлар, якшәмбе эстафета узды. Эстафетада шәһәр оешма-предприяиеләр командалары арасында беренчедә - “Буа газы”, икенчедә – шикәр заводы, өченчедә – БуЭС. Узышларда да командалар шул тәртиптә урнаштылар. Шәхси беренчелектә җиңүче командада  өч призлы урын –  Сергей Батин беренче, Сергей Гришин – өченче, хатын-кызлардан Ландыш Хәйретдинова икенче булдылар

Мәгариф хезмәткәрләренең республика Спартакиадасының зона ярышларында катнашты алар. “Арктика” спорт мәктәбендә шимбә көнне узган бәйгедә тагын Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Югары Ослан, Лаеш, Кама Тамагы укытучылары көч сынады.

Быел бу “кара” датага 15 ел тулды. Шәһәрнең үзәк мәйданына, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл каршында, гадәттәгечә, полиция хезмәткәрләре, һәлак булучлырның якыннары җыелды. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, полиция бүлеге начальнигы Радик Егоров герой хокук сакчыларының батырлыгы хакында сөйләделәр,  аның хәтерләрдә мәңге сакланачагын, гаиләләрен ярдәмнән ташламаячакларын әйттеләр

Безнең шәһәр территориясендә “Сәламәтлек” сәламәтләндерү комплексы төзелә. Бу хакта Буа шәһәр башкарма комитеты хәбәр итә. Бу уңайдан комплексны урнаштыру урыны буенча фикер алышуда  буалыларның да катнашуы көтелә.


3
февраль, 2017 ел
җомга

Аның шушы көннәрдә генә Россия күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы гаилә сөт фермалары” конкурсында беренче урын алуын хәбәр иткән идек. Ул әлеге бәйгенең “100 башка кадәр” номинациясендә җиңде. 

Буада үтәчәк «Идел – Буа – Урал: аралашу мәйданы» Идел буе халыкларының I Бөтенроссия фестивале статуэткасына нигез итеп Карлы метеориты алыначак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Буа татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте. Шул Карлы метеоритын кулланмасак, Буаның фестиваль кунакларына күрсәтердәй башка әйбере юк дип борчыла ул.


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Моны район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, уку йортлары хезмәткәрләре, җитәкчеләре арасында старт алган бишенче “Сәламәтлек” спартакиадасында ачыкладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International