ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстанда 2015 елның гыйнварыннан алып октябренә кадәр биш пассажир бала һәлак булган, 42 сабый төрле тән җәрәхәтләре алган. Үлемгә китергән төп сәбәп – балаларны махсус утыргыч куллану урынына адаптерлар ярдәмендә куркынычсызлык каешлары белән эләктерү.

Шушы көннәрдә Буа шәһәре мәдрәсәсендә районның власть структурасы органнары вәкилләре, дин әһелләре, авыллар имамнары белән укулар узды.


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

25 ноябрь көнне бик күп җылы котлау сүзләре Буа районы мәдәният йортында Халыкара әниләр көненә багышланган чарада әйтелде. Бәйрәмгә районның күпбалалы әниләре, опека һәм приемный гайләләр чакырылды.


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Тиздән авыллардагы шәхси-ярдәмчел хуҗалыклар Татарстан икътисадындагы иң мөһим тармаклар рәтендә карала башлаячак. Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм итүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Фатир өчен түләмәүчеләрнең “койрыгын кысу”ның яңа ысулларын тапканнар. Һәрберебез белә, исәп-хисап фактураларындагы барлык билгеләнгәнне аен-айга каплап баручылар мондый намуссыз милекчеләр өчен дә түләргә мәҗбүр. Әлеге гаделсезлекне хәл итү юнәлешендә бер төркем чаралар гамәлдә инде. Мондыйлар хәтта фатирсыз калырга мөмкин. Хәзер исә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләмәүчеләрнең бурычына шактый зур күләмдәге пенилар өстәп бару турында карар кабул ителгән.

Шушы көннәрдә генә Казанда 1998-2000 елларда туган ир балалар һәм кызлар арасында узган Татарстан беренчелегендә бу исемгә “Батыр” спорт мәктәбеннән Альбина Вәлиуллина шәкерте –  Адав-Толымбайдан Виолетта Вәлиуллина һәм Наил Минханов шәкерте – Казан вузы студенты Наталья Парфенова лаек булдылар.  


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

111 номерлы янгын часте начальнигы Расыйх Шәрәфетдинов әйтүенчә, көзге, ягъни тотрыклы суыклар башланганчыга кадәр боз нык булмый. Боз әле һәр җирдә дә тигез катмый. Ул башта яр буенда, сай, җилдән сакланган урында, аннан соң гына уртада барлыкка килә. 


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20 ел тулу уңаеннан әлеге ведомство хезмәткәрләре Иске Тинчәле авылында яшәүче күп балалы әни Анастастасия Киренковага хезмәткәрләре огнетушитель, янгын турында хәбәр итүче җайланма тапшырдылар.

Анда “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” дип исемләнгән II төбәкара фәнни-гамәли конференция уза. 

Балаларның сәламәтлеген тикшерү “Даими һәм профилактик медицина тикшерүе”  республика программасыкысаларында ел саен оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International