ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районның 24 мәктәбеннән килгән яшь инспекторлар бәйгенең 5 төрендә көч сынаштылар. Ярышларга старт бирелүгә аларның Бер өлеше юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан алучы инспектор Рамил Абянов, икенчеләре беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен сынаучы инспектор Наил Гайнуллин янына йөгерделәр.

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Байрак“ район газетасы редакциясе “Сугыш минем хәтердә...” конкурс-акциясе игълан иткән иде. Анда иллеләп газета укучыбыз катнашты. Редакция почтасына сугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган ветераннардан да, толлардан да, сугыш чоры балаларыннан да хатлар алынды. Редколлегия Кайбыч авылыннан Мәсгудә Хәсәнованың “Тормыш кадрлары“, Буадан Рәшит Долговның “Тәмугта“ булдым сыман“, Немчиновка авылыннан Мария Стратонованың “Оныту мөмкин түгел“ мәкаләләрен иң эчтәлекле һәм гыйбрәтле язылган дип тапты. Калган хатларны күз яшьләрсез уку мөмкин түгел.
Бу кыш узгач беренче булып “тереклек иңүче” тыйнак чәчәк җылының салкынны җиңүен күрсәтә. Баксаң, климатик шартларга карап, дөньяның төрле илләрендә умырзаялар гыйнвардан апрельгә кадәр чәчәк аталар. Ә Англиядә 19 апрельны Умырзая көне дип йөртәләр. Быел бездә умырзаялар соңрак таҗларын ачтылар. Ләкин, онытмагыз, бу матурлыкка сокланырга гына ярый. Умырзаялар Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән, аларны санкцияләнмәгән урыннарда җыю, сату тыела.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының берникадәр үзгәрүен фаразлый.
Әби-бабаларының орден-медальләрен сыйпый-сыйпый аларның батырлыклары турында хикәятләр тыңлап үскән буын күзаллавында сугыш нәрсә ул? Соңгы вакытта редакция почтасына балалар кулы белән  “Минем карт бабам 1941дә сугышка киткән...” дип яза башлаган күп хатлар алынды. Һәрберсе игътибарга лаек. Әлеге язмада аларга әз генә  булса да урын бирергә тырыштык.
Уку йортының 364нче төркем студенты Зөфәр Шакировның “Эретеп ябыштыру – киләчәккә бер адым” фәнни-гамәли конференциясендә “Эретеп ябыштыруның үсеше тарихы һәм эретеп ябыштыруда яңа технологияләр” номинациясендә  ясаган чыгышы Дипломга лаек булды. Автор докладын  әзерләгәндә “Буа машина төзү заводы” җәмгыяте эшчәнлеге үрнәген дә күрсәткән.

“ПМК-6” җәмгыяте төзүчеләре ике атна элек парк территориясендә элеккеге “Эльдорадо” кибете артыннан алып аның үзәгенә кадәр  мәйданны койма белән әйләндереп алып, төзелеш эшен башладылар.  Эшләүчеләр белдерүенчә, бүген төзелешнең беренче этабы – бинаның подвалы нигезе урынын казу эшләре алып барыла.



5
май, 2015 ел
сишәмбе
Паркның Карл маркс урамына караган ягында 55 беренче рәттә 55 сирень куагы утырачак, ә икенче рәттә пирамида рәвешендәге тупыллар. Агач-куакларны утырту белән Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылар мәшгуль. Үсентеләр “МППЖКХ” җәмгыяте аша бирелгән.
Җиңү көне бәйрәме алдыннан Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары  өчен  “Гергий тасмаларын”өләшү акциясен үткәрделәр.
Апрель уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр шәһәрдә К. Либкнехт, Вокзал, К. Маркс, Вахитов урамнарында  юллардагы чокырлар өлешчә тигезләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International