ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Территориаль бүлегендә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында 2022 елның 27 сентябрендә 14:00 сәгатьтән15:30сәг. Кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.Г. Авдонина Буа һәм барлык беркетелгән территорияләрдә (Чүпрәле, Тәтеш, Апас районы) халыкны шәхси кабул итүне Татарстан Республикасы, Буа ш., Ефремов ур., 135 «В» йорт, 2 кат адресы буенча видеоконференцэлемтә режимында үткәрәчәк. Алдан язылу 8 (843 74) 3-52-89 телефоны буенча үткәрелә.

 

«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 2000 елның 3 мартындагы 95 номерлы Татарстан Республикасы Законында беркетелгән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү һәм кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда ярдәм итү бурычы нигезендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2022 елның 29 сентябрендә «Мәгариф процессында, өстәмә белем бирүдә катнашучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре турында» «кайнар линия» уздыра.


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 30 сентябрендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

 08.00 - 09.30 – Пенсия фонды белгече Фәхретдинов Рамил Ринат улы

 09:30 - 11:00 - Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Буа районында җәмәгать ярдәмчесе Гыймадиев Рамил Федор улы

11.00 - 12.30 - Буа нотариаль округы нотариусы Юровская Инна Виктор кызы

12:30 - 14.00– «ТР техник инвентаризация бюросы» АҖ Тәтеш бүлекчәсенең әзер документларын кабул итү һәм бирү буенча техник Глинкина Надежда Анатольевна

 14:00 - 15:30 – Адвокат Әхмәтҗанов Руслан Рөстәм улы

☎Алдан язылу буенча тел.: 3-44-29.

2022 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә /

Казан буенча:

Аязучан болытлы.

Төнлә урыны белән яңгыр, көндез күбесенчә явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 4-9 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +11..+13˚.

Көндез максималь һава температурасы +19..+21˚.


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Ранис Камартдинов Иске Суыксу авылында берничә объектны карады. Авыл зур, шуңа күрә эш күләме дә шактый. Авылда күп фатирлы йорт бар, ул ремонтка мохтаҗ. Агымдагы елда биредә түбә ремонтланган, баскыч мәйданчыклары тәртипкә китерелә. Шулай ук авыл мәдәният йортына капиталь төзекләндерү эшләре бара.

Район башлыгы авыл мәктәбе түбәсен карады. Кар массалары урыны-урыны белән кар тоткычларны тулысынча  җимергән. Шуңа күрә кар тоткычларны алыштырырга һәм түбәне тиз арада төзекләндерергә  кирәк.

Агымдагы елда шәһәрнең үзәк паркын яңарту эшләре дәвам итә. Актив ял итү өчен ясалган яңа балалар зонасын карадылар һәм алга таба да яңарту планнары турында фикер алыштылар.

Аннары Яшьләр урамында ябык футбол манежы һәм 40 фатирлы күпфатирлы йорт төзелеше мәйданчыгында булдылар.

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов әлеге чараны уздыру тарихында иң масштаблысы - V Халыкара балык сәнәгате форумында катнаша. Ул бүген Санкт-Петербургта старт алды һәм 23 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев хәбәр иткәнчә, быел чарада якынча ун мең катнашучы, шул исәптән 40 чит ил делегациясе дә көтелә. Кунаклар арасында Кытай, Иран, Аргентина, Индонезия, Венесуэла һәм Перу вәкилләре бар.


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә

Җыелышта халыкны борчыган һәм кабул иткән кайбер мәсьәләләр каралды. Сораулар арасында тиз хәл ителә торганнар  һәм вакыт таләп ителә торганнар да бар иде.

Шәһәрнең күпфатирлы йортларының берсе ишегалдында урнашкан коеның тышкы кыяфәте турындагы мәсьәләне күтәрде. Сорау әлегә ачык калды, мөмкин булган вариантларны карарга кирәклеге ассызыклады.

Метеорологик фараз

Казан буенча: Аязучан болытлы. Төнлә яңгыр, урыны белән яшен . Кцндез күбесенчә явым-төшемсез. Җил 7-12 м/с көньяк-көнбатыштан, төнлә яшен вакытында 15-20 м/с га кадәр  тизлек белән, төнлә минималь һава температурасы +10..+12˚. Көндез максималь һава температурасы +17..+19˚

Роспотребнадзор сентябрь башында гриппка каршы вакцинация кампаниясе ачылуын искә төшерә. Сентябрьдән ноябрьгә кадәрге чор гриппка каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт, чөнки кирәкле иммунитет формалашсын өчен, авыру киң таралганчы  3-4 атна кала прививка ясарга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International