ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2022 ел
җомга

Бөтенроссия халык фронты Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында яшәүче солдатларга һәм халыкка ярдәм итү өчен «Барысы да җиңү өчен» дигән проект башлап җибәрде. Аның кысаларында хәрби бүлекчәләр һәм халык өчен, шул исәптән гаскәрләрне матди-техник яктан тәэмин итү өчен кирәкле әйберләрне халык фронтының төбәк бүлекчәләренә китерергә була. Шулай ук акча средстволарын проектның рәсми сайтында махсус форма буенча күчерү ярдәмендә дә ярдәм күрсәтергә мөмкин https://pobeda.onf.ru/


3
август, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 28 июленнән 4 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) булуы көтелә.

 

Буа районының Иске Суыксу  (541 абонент) торак пунктында 02 августта  8:00 сәгатьтән  3 августның 17:00  сәгатькә кадәр ремонт эшләренә бәйле рәвештә газ бирү туктатылып тора.


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Районыбызның һәрбер һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләребез һәм ветераннар!

Сезне чын күңелдән Һава-десант гаскәрләре көне белән котлыйм!

Сез лаеклы төстә Россия армиясенең элитасы дип саналасыз. Үз хезмәтегезне башкарганда мөһим бурычларны үтисез, батырлык һәм каһарманлык күрсәтәсез.

Десант хәрбиләре һәрвакыт профессиональлек, антка тугры булу һәм гаделлек хисләре белән аерылып торырлар дип ышанам.

Сезгә уңышлар, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим! Йортыгызда һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт, уңыш һәм иминлек хөкем сөрсен!


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Буада Ульяновск өлкәсе делегациясе тукталды. Күрше регионнан килгән кунаклар Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына юл тота, ул 30 июльдән 2 августка кадәр Казанда уза. Аларны районның иҗат коллективлары җырлар белән каршы алды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Алар авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов белән Рамил Әбделманов, Данис Әхмәтҗанов, Салих Шәрәфетдинов крестьян-фермер хуҗалыкларын, "Алан" ҖЧҖ, Рамил Дәүләтшин хуҗалыкларын карадылар. Терлекчелек биналарында булып, терлекләрне тоту шартлары һәм ашату рационы белән таныштылар. Эш сәфәре барышында урып-җыю эшләре буенча хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән аралаштылар.

         Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә  ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.Укыган өчен акчаны  шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.

 

2020 елның апрель уртасыннан Пенсия фонды анакапиталыната-аналарданмөрәҗәгать кабул итмичәгенә-проактиврежимдарәсмиләштерәбашлады. Беренчеһәмикенче бала тугангаиләләргәмондыйформатта 65,5 меңнәнартык сертификат бирелгән, шуның  12 меңгәякыны 2022 елдарәсмиләштерелгән.

 

Конкурс түбәндәге шартларда үткәрелә:

1) кандидатның булуы:

а) Россия Федерациясе гражданлыгы;

б) югары һөнәри белем бирү;

в) муниципаль хезмәтнең өлкән яки кече вазыйфаларында бер елдан да ким булмаган муниципаль хезмәт стажы яки белгечлек буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы.;

г) вазыйфаи бурычларны  башкару өчен түбәндәге эшлекле сыйфатлар һәм күнекмәләр кирәк:

- Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен, федераль законнарны һәм Татарстан Республикасы законнарын, Буа муниципаль районы Уставын да кертеп, һөнәри белемнәр булу;

- үз эшчәнлегеңне планлаштыру, оештыру һәм анализлау сәләте;

- этик нормаларны белү һәм аларны хезмәттә куллану сәләте;

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 2 августында көндез һәм кич белән урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +13..+15˚.

Көндез максималь һава температурасы +26..+28˚.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International