ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Буа, Кукмара һәм Чистай шәһәрләрендә социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар өчен яңа муниципальара ресурс үзәкләре (МРҮ) булдыру килешенде, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Россиядә эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта бүгенге мөрәҗәгать вакытында ил Президенты Владимир Путин белдерде. «Коронавирус таралу куркынычы саклана. Белгеч-вирусологлар әйтүенчә, дөньяда эпидемиянең иң югары ноктасын әле узмадык. Шул исәптән, безнең илдә дә. Шуңа бәйле рәвештә, мин эшләми торган көннәрне ай ахырына кадәр, ягъни 30 апрельгә кадәр  озайту карарын кабул иттем. Хезмәткәрләрнең хезмәт хакы сакланачак», - диде дәүләт башлыгы.

  Исегезгә төшерәбез, 28 марттан 5 апрельгә кадәр шулай ук эшләми торган көннәр дип игълан ителгән иде. Күп кенә төбәкләрдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.  Илдә өлкән буын кешеләрен җитди янаулардан саклап кала, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, вузларда, башка уку йортларында эпидемия таралуга юл куймый, дип ассызыклады Владимир Путин.

Анда иртә өлгерә торган арпа чәчтеләр. Кичә агрофирма кырларында механизаторлар Николай Кудрявцев, Дмитрий Сидоров, Надыр Камаретдинов, Наил Зәйнетдинов, Сергей Мостяков 223 гектарда   эш башкардылар. Арпа быел  5039 гектарда игеләчәк.

Агрофирма хуҗалыкларында бер үк вакытта гектарына 1,5 центнер исәбеннән катлаулы ашламалар кертелә.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының « Яңа коронавирус йогышының (COVID – 19) таралу куркынычын профилактикалау һәм киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатларында оештыруның вакытлыча тәртибе турында» 2020 елның 19 мартындагы 198н  номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы халкының сәламәтлеген саклауны һәм яңа коронавирус йогышының (COVID-19) таралуын тәэмин итү максатларында, «Буа үзәк район хастаханәсе»ндә  2020 елның 1 апреленнән башлап бары тик ашыгыч (кичектергесез) пациентларны гына кабул итү һәм дәвалау оештырылды. Халыкка планлы амбулатор-поликлиника медицина ярдәме күрсәтү, планлы вакцинация үткәрү вакытлыча туктатылды, пациентларны тәүлек буе эшли торган койкаларга һәм көндезге стационарның койкаларына планлы госпитализацияләү туктатылды

Татарстанда, шул исәптән Буа муниципаль районында да, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Кичә, районның хокук саклау органнары хезмәткәрләре урамнарда халык белән аңлату эшләре алып бардылар. Район эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы Сергей Рахманов сүзләренә караганда, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен административ җаваплылык каралган. Тәртип сакчылары өлкәннәрне аеруча кисәтте, чөнки 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар үз йортларын ташлап китәргә тиеш түгел, әгәр аларның тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янамаса.

Covid-19 коронавирус йогышы таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән кабул ителгән чаралар нигезендә, үз-үзеңне изоляцияләү режимында торак биналарда булган гражданнар саны арту сәбәпле, хәбәр итәбез:

- торак-коммуналь хезмәтләр өчен барлык түләүләр дә, мәсәлән,дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша дистанцион рәвештә кабул ителә. Ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән волонтерлар булыша. Моның өчен аларга бары тик «кайнар линия» телефоннары аша гариза калдырырга гына кирәк - 8(84374) 3- 35- 35, 8(84374) 3-38-05, 8(917) 271 57 01.

- гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр һәм компенсацияләр бирү ярты ел дәвамында гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка озайтылачак.

Яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында элемтә чаралары ярдәмендә гражданнарны читтән торып кабул итү режимы оештырылды. Онлайн кабул итү мөрәҗәгать итүченең теләге буенча аудио һәм видео форматта башкарыла, моның өчен микрофон яисә веб-камера булырга тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр итә, җир законнары үтәлешен 2020 елның 1 маена кадәр планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүне туктаткан. Карар РФ Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә кабул ителде.

Социаль челтәрләрдә «Сугыш хатын-кыз өчен түгел... " дигән республика патриотик язмалар конкурсына старт бирелде.

⠀Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм Татарстан Республикасы халкын, яшьләрне әхлакый-патриотик тәрбияләүгә, Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар турында хәтерне саклауга юнәлдерелгән.

⠀ Конкурсны оештыручылар -Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты.

Буалыларны конкурста катнашырга, үз-үзеңне изоляцияләү чорын файдалы итеп үткәрергә чакырабыз!

Түбәндәге сылтама буенча тулырак мәгълүмат белән танышырга мөмкин https://www.instagram.com/molparlament.tatar/

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Буа шәһәре Пенсия фонды Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.

Буа муницыпаль районы буенча 1076 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 1026  гражданның пенсиясе артачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International