26 февраль көнне Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен консультация үткәрәчәк.
Чара Казан шәһәре, Калинин ур., 3 йорт адресы буенча 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак. Түләүсез юридик консультация алу өчен алдан 8 (843) 236-65-61 телефоны аша кабул итүгә язылырга кирәк.
Әлеге хезмәтнең кирәклеген исәпкә алып, Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды белән берлектә гражданнар өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча ай саен консультацияләр үткәрә.
«Демография» милли проекты «Өлкән буын» Федераль проекты 2020 елдан һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы 50 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хезмәт эшчәнлеген яңартырга омтылучы һәм мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар өчен каралган.
Югарыда күрсәтелгән категория гражданнарын укытуны оештыру эш бирүчеләр заявкасы буенча, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына мөстәкыйль мөрәҗәгать иткәндә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы) «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән һәм Татарстан Республикасында милли проектта катнашучылар составына кергән эш бирүчеләр өчен үз хезмәткәрләрен федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына укытуны оештыру мөмкинлеге турында хәбәр итә.
Укытуны оештыру ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан «Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Сезне предприятие хезмәткәрләрен укытуны оештыру өлешендә милли проект чараларында катнашырга тәкъдим итәбез.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 25 февралендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфаларын башкаручы С. П. Старостин гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
Сәрия Сабурская һәм Сергей Старостинга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) килергә кирәк.
2020 елның 26 февралендә 16.00 сәгатьтә Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында (Буа шәһәре, Жорес ур., 110А йорт) җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итә.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-12-02, 8-9033-87-97-72.
ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы бүген Калининградка барып җитте. Байракны хөрмәтләп аңа Калининград өлкәсе эмблемасын беркеткәннән соң бәйрәм концерты булачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлегенә сылтама белән хәбәр итә.
"Флагны хөрмәтләү Калининград өлкә тарих-сәнгать музеенда узачак, шуннан соң анда бәйрәм концерты булачак", - дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле.
Концертта татар телендә җырлар башкарып, халыкара җыр конкурслары лауреатлары Рөстәм Насыйбуллин һәм Сөмбел Билалова катнашачак.
Чараның мәртәбәле кунагы Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев булачак.
ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Россиянең барлык федераль округларында да булырга тиеш. Ул 30 гыйнварда Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә старт алды. Флагка Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренең эмблемалары беркетелгән инде.
15 февраль көнне Килдураз авыл җирлегенә кергән Казма авыл клубында Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе булып узды. Чара кысаларында балаларны шагыйрьнең тормышы, иҗади батырлыгы белән таныштырдылар, аның шигырьләрен укыдылар. Соңыннан балаларга бу тема буенча сораулар бирелде, актив катнашучыларга "кызыл йолдызлар"тапшырылды.
"Илебез М. Җәлил исемен горурлык белән искә ала. Аның көрәше, аның батырлыгы безнең өчен үрнәк булып кала. Без дөньяның тыныч, имин булуын, тормышның матур булуын телибез", - диләр катнашучылар.
Кайбыч авылы Мәдәният йортында 16 февральдә Татарстанның 100 еллыгына багышланган шахмат турниры башланды, анда шулай ук балалар да катнашты.
Бүләкләү тантанасы 22 февральдә узачак. Барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм телен үстерү һәм сәнгать ягыннан - эстетик үсеш, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, Ватаныбызның тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү, белем бирү сыйфатын яхшырту максатында “Туган ягым-яшел бишек” район бәйгесе уздырыла. Быел аның куст этабы “ Кояшкай”да узды, анда “Йолдызкай”, “Чуар тавык” һәм “Кояшкай” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Әлеге этапта җиңүчеләргә уңышлар телибез.
Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар булып Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче Нурзидә апа һәм Нурия апа да чакырылган иде, алар “Кояшкай” балалар бакчасы хезмәткәрләре чыгышларын яратып тыңладылар.
14 февраль көнне Үзәк китапханәгә “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Китапханәче Низамова Резидә нәниләр өчен китапханә буенча экскурсия үткәрде, төрле китап күргәзмәләре, яңа китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Аннан соң балалар уку залына бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган чарага үттеләр. Алып баручы шагыйрь тормышыннан, аның бала һәм үсмер елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар турында сөйләде. Балалар үзләренең тәрбиячеләре белән М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар. Чара видеоматериаллар күрсәтү һәм презентация белән үрелеп барды .