2019 елның 15 маеннан 25 июленә кадәр 2018-2019 уку елында мәктәп спорт клублары арасында физкультура эшенең иң яхшы куелышына һәм массакүләм спортны үстерүгә читтән торып Бөтенроссия смотр-конкурсының республика этабы узды.
Россия Президенты Владимир Путин "Дача амнистиясе"н озайту турындагы законга кул куйды. Ул 2019 елның 1 мартында тәмамланды. Хәзер амнистия 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Закон аны киңәйтте. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.
«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 15.07.2019 №2202-р күрсәтмәсен үтәү максатыннан 2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать җирләренә һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.
Республика кырларында урып-җыю барышының торышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды.
2018 елда Россия Федерациясе Салым кодексы 45.1 статья белән тулыландырылды, 2019 елның 1 гыйнварыннан физик затларга милек салымнарын түләүне гадиләштерергә мөмкинлек бирүче бердәм салым түләү төшенчәсе кертелде.
Физик затның бердәм салым түләүе-гражданин бер түләү поручениесе ярдәмендә Россия Федерациясе бюджет системасына ирекле рәвештә күчерә торган акчалар. Бу сумма физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымнарын түләү өчен Федераль казначылыкның тиешле счетына күчерелә.
Төзүчеләр проект финанслауга күчкәч, эскроу счетларын кулланып бер ай вакыт узды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры өлешләп төзү өчен акча җәлеп иткәндә төзүченең йөкләмәләрен тәэмин итүнең үзгәргән тәртибе турында искә төшерә.
Хәзерге вакытта Татарстанда 8 күп фатирлы торак йорт төзелә (җидесе - Казанда һәм берсе - Яр Чаллыда), аларның акчалары эскроу счетлары механизмын кулланып җәлеп ителә. 2019 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан, эскроу счетлар кулланып, өлешләп төзүдә катнашу буенча 198 килешү теркәлгән.
"Алтынчәч" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Су - безнең тормыш»дип исемләнгән экологик викторина үткәрелде.
Викторина тукталышлар буенча "Сәяхәт" формасында үтте. Уен барышында педагоглар презентацияләр, бик күп күрсәтмә һәм предметлы рәсемнәр, шулай ук дидактик уеннар кулландылар: "Бөтенең - бер өлеше", "Балык", "Кайсы сулыктан су?", табышмаклар, кроссвордлар, тәҗрибә. Актив катнашулары һәм дөрес җаваплар өчен балалар төрле төстәге фишкалар алдылар, викторина тәмамланганнан соң алар ярдәмендә йомгак ясадылар. Иң күп фишкалар җыйган бала викторинада җиңүче булып балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчесе Аланов Тимофей танылды.
Бүген Буада ВДВ көнен билгеләп үттеләр. Һава-десант гаскәрләре көнендә элеккеге десантчылар шәһәрнең үзәк мәйданына җыелды. Җыелучыларны Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин, әфганчы сугышчылар рәисе Ринат Хәсәнов, ВДВ ветераннары рәисе Фәнис Җәббаров котладылар. Алар барысына да бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.
Кичә, 1 августта Буада рәсми булмаган шартларда үзмәшгульләр белән очрашу узды. Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев һәм Буа муниципаль районының 34 үзмәшгуль кешесе катнашты. Очрашуны оештыручылар - "үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасының үзмәшгульләре һәм нигез салучылары Лиана Пахарева һәм Юлия Райнван. Кызлар үз тәҗрибәләре, үз бизнесларын ничек төзи алулары, үзмәшгульләр эшендә нинди кыенлыклар барлыкка килергә мөмкинлеген һәм аларны ничек хәл итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Спикерлар үз эшеңне ничек һәм нәрсәдән башларга кирәклеген, үз товарларын яки хезмәтләрен сату өчен нинди мәйданчыклар булдырылганын үз эшеңне эш белән тәэмин итүчеләргә җентекләп аңлаттылар.
Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе түбәндәгене хәбәр итә: хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү (эш бирүче белән төзелгән хезмәт килешүе булмау), конвертларда хезмәт хакы түләү яки минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк хезмәт хакы түләү фактлары буенча «кайнар линия» телефоны буенча 8(84374)3-29-93 мөрәҗәгать итәргә мөмкин