Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .
Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.
Шәһәр халкы игътибарына, 2019 елның июль аена Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән, шимбә 15.00 сәгатьтән.
Бүген, 1 июльдә, Россиядә истәлекле дата-хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Аны Әфганстанда, Чечняда, Белоруссиядә, Молдавия, Әзербайҗанда, Литвада хезмәт итүчеләр билгеләп үтә. Бу дата алар – безнең белән янәшә яшәүче ветераннарга һәм инде исән калганнарны искә алу көне.
Чәршәмбе көнне район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үтте. 201 укучы кулларына аттестат алып, олы тормыш юлына аяк басты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, пестицидлар һәм агрохимикатлар «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү турында» Россия Федерациясе законнары нигезендә кулланыла.
25 июньдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсиягә 25% өстәмә алу хокукына ия авыл хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген киңәйтү турында карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты һәм үхз көченә дә керде инде.
24 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлешендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды, ул авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә барды.
Көтеп алынган ял вакыты җитә. Сез дөньяның матурлыгын ничек күзәтүегез, бары тик сездән генә тора: җаваплы салым түләүче кебек – ял итү өчен сайланган илдә , яки салымнарда экономияләп – телевизордан, яки интернет аша күзәтеп.
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе бюджет каршында бурычлары булган гражданнар өчен илдән чыгуны тыю гамәлдә булуын искәртә.