ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 19 мартында "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең Буа җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкка чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә.

Менә шулай уйла! "Бердәм Россия" партиясенең Буа җирле бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, федераль «ПолитСтартап»га теркәлү кызганнан-кыза бара. Регистрируй һәм депутатлыкка кандидат бул быел ук!

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, «Мәгариф идарәсе» начальнигы Илгиз Ханбиков һәм "Роспотребнадзор" ның ТР буенча идарәсенең Буа районы һәм Буа шәһәрендәге территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Радик Мөхәммәдиев белән берлектә укучыларның туклануын оештыру һәм аларның сыйфаты буенча белем бирү учреждениеләрен тикшерде.

Махсуслаштырылган төзүче «Капитал Строй» компаниясе Сбербанк белән эскро-счетлардан файдаланып проект финанслау килешүен төзегән Татарстанда чираттагы компания булды. Бүген, 11 март көнне, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Башкала» торак комплексында төзелә торган күпфатирлы торак йорт, акча средстволарын эскроу счетларында урнаштыру белән өлешләп төзү шартнамәсен теркәү тантанасы булды.

Күчемсез милек реестрында Татарстанның 1,6 миллионнан артык җир кишәрлеге турында мәгълүматлар бар. Шуларның яртысыннан артыгы (984 меңс, ягъни 61%) – билгеләнгән чикләрдәге участоклар. Чикләре билгеләнгән һәм күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелгән җир кишәрлекләре саны ел саен арта бара. 2018 ел эчендә 5,7% ка арткан.

Татарстанда Идел аша ике боз кичү юлы ябыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама ясап.
Бүген, 11 мартта, 17.00 сәгатьтә Яшел Үзән - Түбән Вязовые аралыгында боз кичүе ябыла. Боз кичүе буенча хәрәкәт тулысынча туктатылачак.  Шулай ук Аракчино – Югары Ослан маршруты белән боз юлы да ябылды. Шулай итеп, бу сезонда республикада 4 боз кичүе дә туктап тора.

Бүгеннән алып 22 мартка кадәр Буа шһәрендә һәм районында “Кайда үлем саталар, хәбәр ит” гомумроссия акциясе барачак.

Ул киң җәмәгатьчелекнең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуына ирешүне һәм оператив тикшерү өчен мөһим мәгълүмат җыюны күздә тота.

Әгәр гражданнар наркотикларны законсыз куллану, саклау турында хәбәрдар булсалар, 8(84374) 3-12-88 номеры буенча шалтыратсыннар иде. Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз  калдырылмаячак. Яшьләр язмышына битараф  булмаган кешеләрнең ярдәм итәчәкләренә ышнабыз!

 

"АиФ-Казан" редакциясендә торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча туры линия узды. Укучылар сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирде. Сезнең игътибарыгызга кайбер сораулар һәм җаваплар тәкъдим итәбез.

Кар эрегән көннән янгын куркынычы чоры башлана, ул Россия Федерациясе субъекты тарафыннан язын билгеле бер сандагы территориядә билгеләнә. Табигать янгыннары бик куркыныч хәлләр исәбенә керә һәм еш кына авырулар, травма алу һәм кешеләрнең һәлак булуына китерә. Урман массивларының гаять зур мәйданнары янып китә, хайваннар һәм үсемлекләр һәлак була, уникаль экосистемалар юкка чыгарыла. Кеше корыган үләнне яндыру табигый янгыннарның бер чыганагы булып тора. Статистика күрсәткәнчә, аларның үсеше ял көннәрендә күзәтелә, чөнки кешеләр күпләп табигатьтә ял итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30.06.2007 ел, №417 карары белән расланган урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 25.04.2012 ел, №390 карары белән расланган Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә.

 

Бүген, 11 мартта Буада "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру"өстенлекле проекты кысаларында 2019 елда беренче чиратта төзекләндерү өчен Буа шәһәрендә иҗтимагый киңлекләрне сайлап алу буенча рейтинглы тавыш бирү уза. Исегезгә төшерәбез, быел Буа янә «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр»Бөтенроссия конкурсында катнашырга әзерләнә. 2020 елда төзекләндерү өчен сайланырга тиешле иҗтимагый территорияләр билгеләнде. Андыйлар дүрт. Бүген төзекләндерү өчен бер территория сайлау буенча тавыш бирү бара. Үз сайлауыңны сайларга һәм участокларда тавыш бирергә була:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International