Районның яшәү шартларын яхшырту һәм оешма-предприятиеләр керемнәрен легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе әгъзалары бу көннәрдә пенсия яше алдындагы гражданнар белән очраша.
Республика кан үзәге бригадасы район дәваханәсендә буалылардан кан кабул итте атна башында. Халыкның бу эштә теләктәшлеге гаҗәпләнерлек иде, иртәнге сәгатьләрдә үк донорлар табибларга чиратка басты.
“Мин үзем”, дип теле ачылган Кирилл Климконың бу үзсүзлегеннән әлегәчә тайпылганы юк. Нинди генә эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп, сау-сәламәт балалардан да яхшырак башкарырга тырыша
Закон өлкәсендәге соңгы яңалыклар белән бәйле рәвештә, хокукларны рәсмиләштерү тәртибен шәхси торак төзелеше объектларына гына түгел, бакча йортларына да үзгәрткән, Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итүче күп кенә гражданнар элек теркәлгән бакча йортларын яңадан рәсмиләштерергә кирәкме, дип сорый башлады.
Моның белән бәйле рәвештә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева хәбәр иткәнчә, элегрәк теркәлгән хокукларны бакча йортларына, дачаларга һәм башка корылмаларга яңадан рәсмиләштерергә кирәкми.
2017 ел ахырына кадастрда Татарстанның 368 торак пункты чикләре турындагы мәгълүматлар урын алды. Агымдагы елның декабрь башына аларның саны 450 гә кадәр арткан һәм хәзер республикада торак пунктларның гомуми саныннан 14% тәшкил итә. РФ Хөкүмәте раслаган планнар нигезендә, хәзерге вакытта күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына төбәкнең 37% торак пункты чикләре турында мәгълүматлар кертелергә тиеш. Чикләрне ЕГРНга кертү буенча тулысынча эш 2020 ел ахырына тәмамланырга тиеш. Күчемсез милек реестрында муниципаль берәмлекләр һәм торак пунктлар чикләре турындагы мәгълүматлар булу хакимият органнарына җир кишәрлекләрен коммерция әйләнешенә җәлеп итәргә, ә гражданнарга участоклардан максатчан файдаланырга мөмкинлек бирә. Росреестр мәгълүматлары буенча, ЕГРНга кертелгән торак пунктларның чикләрен арттыру буенча иң яхшы күрсәткечләрне Ненец автономияле округы – 63% һәм Ингушетия 40% күрсәтте.
Татарстан Республикасында «Ныклы гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районында 2018 елның 11 аенда демографик хәлгә анализ ясалды. Район башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 315 бала туу турында акт теркәлгән (аларның 171 – е – малай һәм 144 – кыз); беренче бала – 89, икенче бала-137, өченчедән-64, дүртенче һәм аннан күбрәк-25 яңа туган бала, һәм 196 никах теркәү турындагы акт язуы. Узган елның шул ук чорында 350 – туу турындагы акт теркәлгән, 181-никахны теркәү турында акт, быел 15 актка күбрәк. 2017 елда аерылышу турында 114 акт теркәлгән булса, 2018 елның 11 аенда 96 акт теркәлгән, бу 18гә кимрәк.
Хөрмәтле буалылар! 13 декабрьдә 9: 00 сәгатьтә "Россия 1 - Татарстан" каналында "Туган як" программасы эфирында безнең Буа районы турында сөйлиячәкләр һәм күрсәтәчәкләр. Карамый калмагыз!
Кичә, 2018 елның 5 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Коррупциягә каршы юнәлешле республика иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, анда буалылар актив катнашты. Туган телебездә иҗат эшләре (иншалар-эссе) конкурсында безнең якташлар - Львова Анастасия Әлши урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы (җит. Зайцева А. П.) һәм Яңа Чәчкап урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сафина Ләйсән (җит. Рәхимова Ф. Х.), алар 1 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.
Аларны котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
2018 елның 3 декабрендә Россия Федераль салым хезмәте сайтында Физик затларның милек салымнарын түләүнең бердәм вакыты тәмамланды. www.nalog.ru.
Бәйрәм залында аларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, агросәнәгать комплексы буенча «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Ринат Гайзатуллин, муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров, Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады.