ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Буа ветеринария техникумы студенталы "Чиста яр буе" Республика экологик акциясенә кушылдылар.

28 июльдә Буа командасы Түдән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында уздырылучы бәйрәмдә  катнашты. 17 команда  арасында яшь булылар төрле конкурс номинацияләрендә Татарстанны тәгъдим иттеләр.

 

Буа муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча Идарәсе "Чиста булачак" иҗтимагый яшьләр хәрәкәте белән берлектә, экология һәм ТР табигый ресурслар  Министрлыгының  Идел аръягындагы Идарәсе ярдәме белән Адав-Толымбай урманында беренче мәртәбә "Плогинг" үткәрде. Бу - чабучылар дистанцияләрне үткәндә чүп-чар җыюны күздә  тотучы актив ял төре. Узышу бу чарага азарт өстәде. Иң актив катнашучылар - "Сказка" балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналары.

"Акчарлак" балаларны сәләәтләндерү лагеры Буа муниципаль районы балаларына үз ишекләрен ачты. 27 июль көнне "Бергә яктырак"  исемле өченче профиль смена ачылды.

Түбән Наратбаш авылы җирлегендә киә колач белән Авыл көнен бәйрәм иттеләр. Иртән иртүк якын-тирә авыллырдан бәйрәм буласы урынга машиналар җыелды.


28
июль, 2018 ел
шимбә

ЮХИДИ район бүлеге белдергәнчә, 4 августта Буа муниципаль районында "Автоледи-2018" район конкурсы булачак. Катнашу өчен заявкалар 1 августка кадәр  89376127434 номеры буенча (Сергудаева Анна Вячеславовна) кабул ителә. Йортү таныклыгы һәм шәхси автомобильнең булуы мәҗбүри.


27
июль, 2018 ел
җомга

"Друҗба" агрофирмасы 1 нче номерлы филиалының Иске Суксу бүлегендә уҗым бодае тартуда 4 комбайн катнашты. Комбайнчылар ярышында Наил Деминов белән Наил Вәлитов беренчелектә. Былтыр исә бу экипаҗ 25мең центнер бөртек тартты.

Яңа Чәчкап авыл җирлеге авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар, укытучылар "Чиста яр" республика акциясенә кушылдылыр. Алар плотина һәм Лашчы елгасы тирәсен чүп-чардан чистарттылар.

Шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек юбилеен тыл хезмәтчәне Гыймадиева Рәшидә Шакир кызы билгеләп үтте. Аны бу истәлекле вакыйга белән котларга Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова килгән иде.

Район су челтәрендә график нигезендә линиядә профилактик һәм ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле бүген 8дән 12 сәг. кадәр Космовский, Карташев урамында урнашкан йортларда, шулай ук төньяк-көнчыгыш, яшьләр, моторный завод бистәләрендә, Васильевка, "Наратлык" һәм "Акчарлак" балалар лагерларында су белән тәэмин ителеш туктатылып торачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International