ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Буа районнында гармунчы егет  бизәкле сөлгеләр таккан тарантаслы атта Сабантуйга бүләк җыйды

6 нчы июнь - Халыкара рус теле көне.

Популяр җырчы Габделфәт Сафинның “Акчарлак газетасы “Алтын тавышка-алтын акчарлак” бәйгесендә ике моңлы җырчыбыз - Түбән Наратбаштан Нурдания Низамова һәм Равил Җәгъфәров катнашалар.

Шәһәрнең христиан зиратын чистартырга 39 оешма хезмәткәрләре чыкты.Барысы 150гә якын кеше чытырман булып үскән агачларны кисәләр, ауган чардуганнарны төзәтәләр.  Чүп-чар зират кырыена чыгарыла бара. Аларны техника төяп чүп өеменә озатачаклар. Бу эш алга таба дәвам ителер, дип көтелә. Бу уңайдан биредә якыннары җирләнгән барча буалыларның әлеге изге эшкә кушылулары сорала.

Кичә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү” федераль ведомство программасы буенча конкурска нәтиҗә ясалды.


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Эшкә алучылар, хезмәт хакын вакытында түләмәүче җитәкчеләр, аны «конвертта» гына бирүчеләр яисә хезмәт хакы дәүләт билгеләгән минималь күләмнән кимрәк булганда, тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмати системасының «соры» хезмәт хакы бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм үз тәкъдимнәрен язып калдыра ала.

Буа район башкарма комитеты “соры“ хезмәт базары буенча “кайнар линия” ача. Сезгә һәм якыннарыгызга хезмәт хакы “конверт”та бирелсә, эш бирүче ике яклы хезмәт килешүе төзүдән баш тартса, бу хакта 8(84374)3-29-93 телефон номерына шалтыратып хәбәр  итегез.

Район башлыгы Марат Җәббәров районда яшәүчеләрне Бөтен­дөнья тирә-як мохит көне, ә барлык эколог­ларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Район ЮХИДИ бүлекчәсе биш айлык эшчәнлегенә йомгак ясады. Шул уңайдан аның начальнигы Рамил МИҢНЕБАЕВ белән әңгәмәбез районда юл хәрәкәте торышы, “аварияле участоклар” һәм балалар иминлеген саклау турында.


1
июнь, 2018 ел
җомга

Буалыларны һәм районыбыз кунакларын 10 июнь көнне узачак яшьләр фестиваленә чакырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International