ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Буада ГТО фестивален ябу, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы төгәлләнде. Республиканың иң көчле 13 командасы катнашкан бәйгедә барлык нәтиҗәләр буенча буалылар беренче урын яулады.


8
июнь, 2018 ел
җомга

Бүген Социаль хезмәткәрләр көне. Шул уңайдан муниципаль әлеге һөнәр ияләрен район башлыгы Марат Җәббаров  бәйрәм белән котлый.

Яңа Тинчәле авылында 17 июнь көнне Сабантуе узачак. Кадерле буалылар һәм районыбыз кунаклары сезне авылыбызның Ленин урамы буенча урнашкан ял паркында узачак бәйрәмдә кетеп калабыз. Башлана 10 сәг.

“Татарстан Республикасындагы гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Буа, Чүпрәле, Апас районнары филиалының табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Лилия Хәсәнова түбәндәгене хәбәр итә. Кулланучы гомумтуклану урыннарында продуктларның сыйфаты,  алардан ризыкны әзерләү ысулы турында сорый ала.

Шушы көннәрдә шәһәрнең үзәк стадионына яшь футболчылар җыелды. Биредә Боерган авылында туып үскән якташыбыз Константин Малышев җитәкләгән  “Сувар” газетасы кубогына ярыш узды.

Җәй - балаларның рәхәтләнеп ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту чоры. Каникулларның файдалы гына түгел, имин үтүе дә мөһим. Шул максаттан районда "Яшүсмер" профилактик операциясе 1 июннән старт алды, аның кысаларында ведомствоара рейдлар үткәрелә. Әлеге рейдларның максаты - балаларның караучысыз калуын кисәтү, алар тарафыннан хокук бозуларны булдыр­мау, елга-күл буйларында үз-үзләрен тоту кагый­дәләрен аңлату.

Ял үзәгендә татарча “Мулла” фильмы күрсәтелде. Ахырдан фильмның төп геройлары, продюсерлары да сәхнәгә чыгып, буалылар белән аралаштылар. Әлеге фильм драматург Туфан Миңнуллинның берничә театр тарафыннан куелып, танылу тапкан “Мулла” пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Сюжет татар авылында бара. Автор авылда колач җәйгән эчкечелек, вәхшилекне “дәвалау” проблемасын күтәргән.


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың барлык районнары ветеринария берләшмәләре начальниклары, ветеринария лаборатория мөдирләре катнашында семинар-киңәшмә булды бүген Буада. Район ветеринария лабораторияләренең терлек азыгы әзерләүдә мөһим роле турында җентекле сөйләшү булды. Биредә һәрбер районның ветеринария берләшмәләре начальниклары терлек азыгы сыйфатын тикшерү буенча җавап тотты.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәрнең 2 номерлы лицееның мәктәп яны лагерена йөрүче укучыларны “Лукоморье” иленә сәяхәткә чакырдылар.

Шушы көннәрдә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәргән “Экояз – 2018” акциясенең “Иң яхшы бакча” номинациясендә шәһәрнең “Батыр” балалар бакчасы җиңү яулады. Аларга министрлык диплом һәм спорткомплекс җыелмасы бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International