Бүген буалылар: Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлары, яу кырында ятып калган каһарманнарның якыннары шәһәр үзәгенә килде.
Июнь башында ДУМ РТ тарафыннан “Кәгазьгә икенче гомер бүләк ит” дигән акция игълан иткән иде. Әлеге мөһим чарага Буа мөхтәсибәте каршында уңышлы гына эшләп килүче яшьләр бүлеге дә бик актив кушылды.
Пенсия фондының Буа районы һәм шәһәрендәге районара идарәсе, аның җитәкчесе Рафыйк Гали улы Җәләлов инициативасы белән ундүрт ел элек оештырыла башлаган бард җырлары фестивале хәзер Россия күләмендә зур колач алды.
Якташыбыз, элеккеге Татарстанның сәламәтлек саклау министры, медицина фәннәре докторы, профессор Камил Зыятдинов арабыздан киткәнгә өч ел була. Бүген аның истәлегенә бертуган абыйсы - “Татплодовощпром” концерны генераль директоры Раил Зыятдинов Буа, Апас, Чүпрәле районнары техникумнары арасында хоккей турниры уздырды. Чарага мәрхүмнең башка туганнары да килгән иде.
Наталья Буа медицина училищесын тәмамлаганда үз алдына максат куйды – ул табиб булачак. Кулына диплом алганнан соң да эшкә кая барачагын алдан тәгаенләде – Буа дәваханәсенә.
Буалыларны һәм район кунакларын милли бәйрәмебез Сабан туе белән Буа муниципаль район башлыгы М.А. Җәббаров котлый
Ураза Гаете уңаеннан Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров район мөэмин-мөселманнарын котлый
16 июньдә “Буа-Алан”да район Сабан туе. Анда 12дән 22 сәгатькә кадәр сәүдә ярминкәләре эшли.
13 сәгатьтә Сабантуй кунакларын тантаналы төстә каршы алып, аларны авыл хуҗалыгы һәм шәһәр күргәзмәләре белән таныштыру, “Бакый Урманче музей-йорты”, “Әдәби йорт” “Габдулла Тукай һәм Лев Тостой” экскурсияләре, милли йортларда мастер-класслар күрсәтү планлаштырылган. Шушы вакыттан Балалар Сабан туе старт ала
12 июнь – Россия Федерациясе бәйсезлеге көне. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров район халкына тәбрикләү ирештерә:
Буалылар наркотик тарату, саклау һәм куллану белән бәйле мәгълүматны аноним рәвештә (84374) 3 12 88, (84374) 3 16 81, (8843) 279 55 80, (8800) 200 01 22 номерлары буенча шалтыратып калдыра ала. Һәр мөрәҗәгать тәфсилләп тикшереләчәк, алар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.