Эш беткәч, уйнарга ярый, дигән гыйбарәне искә алып, язгы кыр эшләре тәмамлангач, Сабантуй бәйрәм итәргә булдылар “Авангард” агрофирмасы хезмәтчәннәре. Ул бу атнаның сишәмбесендә Кайбыч авылы урман аланында узды.
Эшче төркем утырышы комиссия рәисе Марат Җаббаров җитәкчелегендә узды. Аның коррупция мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова әлеге төр хокук бозу буенча республиканың барлык районнары буенча анализны бәян итте
Буалылар республика Сабан туенда үз ихатасында кунаклар кабул итеп, зур бәйрәм оештырдылар узган шимбәдә. Аны Республика Президенты Рөстәм Миннеханов та тамаша кылды, артистлар белән бергә мул икмәкле Буа җире турындагы театрлаштырылган чарада да катнашты.
Җәйге чор һәм су коену выкыты җиттте. Коену сезоны башлангач су объетларында кешеләрнең, аеруча балаларның иминлеге проблемасы аеруча зур әһәмияткә ия. Су объектларында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен балигъ булмаганнар эше буенча Буа муниципаль районы комиссиясе балаларыгыз белән хәвефсезлек килеп чыкмасын өчен эти-эниләргә түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк булуын искәртә.
Буа районы электр челтәрләре хәбәр итә: 26.06.2018 - 02.07.2018 көннәрне линияләрдә ремонт эшләре алып барылу сәбәпле Буа районының кайбер авылларында ут булмаячак.
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә. 25 июнь көннең икенче яртысында һәм кичтән Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 17-22 м/с булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Район дәваханәсенең медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәр бәйрәмнәрен Кояшлы аланда Сабан туе ясап, билгеләп үттеләр.
Тантаналы чарада дәваханәнең хирургы Сергей Викторович Фоминга һәм педиатрия бүлеге шәфкать туташы Илсөяр Низамеевага Сәламәтлек өлкәсендәге казанышлары һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
29 июньдә 08.00 - 16.00 сәгать аралыгында “Бердәм Россия” партиясенең кабул итү бүлмәсендә чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак
Терлекчелектән барлык продукциягә мәҗбүри электрон ветеринария сертификатлаштыруы кертеләчәк, дип күптәннән сөйләнелде. Яңалык гамәлгә керүгә санаулы көннәр генә калды. 1 июльдән “Меркурий” автоматлаштырылган системасы тулы көченә эшли башлаячак. Бу инде анда теркәлмәүчеләр итне дә, сөтне дә сата алмаячак, дигән сүз.
Иҗтимагый проект оештыру буенча өйләр өчендә хезмәткәрләре олы гражданлар өчен Буа муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсүту үзәге “Гармония” хобби үзләштерү күнекмәләре оештырып үткәннәр. Күрсәтеп кителгән техника “декупаж» дигән исем йөртә hәм үзенең нигезендә сәләмәтлек hәм гомер озынайту ниятләрен куя. Бу шогыльның максаты: актив озын гомерлекне сакларга, иҗади сәләтлекне үстергә hәм олы кешеләрнең тормыш күәтен үстерергә.