ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Согласно информации ОАО "Сетевая компания"  в связи с проведением ремонтных и профилактических работ на объектах электросетевого хозяйства с 3 по 6 июля 2018 года в некоторых населенных пунктах, улицах города Буинска будет отключение электроснабжения:

Буа фермерлары грант оттылар. Татарстан республикасының Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхметов аларга сертификатлар тапшырды.

Буалылар Сабантуйларны  быел да Ульяновск шәһәрендә йомгакладылар. Дистә елга якын инде безнең делегация  Татарстанның күп милләтле халкы исеменнән бәйрәм программасы белән әлеге шәһәрдә чыгыш ясый.

Иске Тинчәледә авыл бәйрәме узды. Анда Буа муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров та катнашты


30
июнь, 2018 ел
шимбә

Килдураз урта мәктәбе каршында эшләп килүче жәйге лагерьда ял итүче,  һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, мәктәп хезмәткәрләре кечкенә сабантуй оештырдылар.

 


29
июнь, 2018 ел
җомга

Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең тәҗрибә бакчасында тулышып җир җиләкләре пеште. Җыелган уңышны кемнәргә тапшырасын балалар алдан ук хәл итте.Укучылар  тәүге  уңышны  Буа шәһәренең картлар йортындагы тәрбияләнүчеләргә  бирделәр

Милек рәсмиләштерәм дисәң, кадастр инженерларының хезмәтеннән башка булмый. Ул документны тиешле дәрәҗәдә, төгәл итеп эшләп бирми икән, дәүләт теркәүчеләре, төгәл­сез­лекләрне ачыклап, бер кочак кәгазьне кире кайтарырга да күп сорамый. Кадастр инженерларының кайчандыр җибәргән төгәлсезлекләре аркасында да бүген күпләр суд юлын таптарга мәҗбүр.

Буа районында биш һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләр йортларында автоном янгын кисәтү датчиклары урнаштырыла. 

Наркотикларга  каршы Халыкара көрәш көне уңаеннан Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге хезмәткәрләре “Яшүсмерләр” клубы әгъзалары белән  тренинг уздырдылар. Тренингта социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге  10 яшүсмер катнашты.

Республика территориясендә 29 июньнән 4 июльгә кадәрге чорда урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.
Татарстан синоптиклары 29 июньнән 4 июльгә кадәрге чорда урманнарда янгын куркынычы югары булу хакында кисәтә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республика территориясендә бу вакытта урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.

Моңа кадәр Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр турында кисәткән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International