ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Буа районында булды.

Буаның “Ромашка” балалар бакчасында “Баланы үстерүнең бердәм яссылыгын булдыру: балалар бакчасы һәм гаилә хезмәттәшлеге” дип аталган республика зона семинары булды.  Аны әлеге бакчада уздыру район мәгариф идарәсе һәм “Ромашка” балалар бакчасы җитәкчелеге инициативасы иде.


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Яз җитү белән күпчелек кеше үз бакчаларына ашыга. Тик,  җир монәсәбәтләре аркасында куршеләр арасында еш кына бәхәсләр тудыра: кем кемнең җирендэ коймасын корган, яки куршесенен җирендэ усемтелэр утырткан?


20
май, 2018 ел
якшәмбе

Ун көнгә Буаны театраль башкалага әверелдергән икенче халыкара фестивальне ачу тантанасы шәһәрнең үзәк паркында узды. Район үзешчәннәренең җырлары, балалар чыгышлары, тамашаны карарга килгән буалыларның, кунакларның алкышлавы астында  егермедән күбрәк милли театр коллективы, зур кунаклар мәйдан түренә үттеләр.

Бүген Буада җитәкчеләр санитар икеайлык кысаларында өмәгә чыктылар. Алар төркемнәргә бүленеп, шәһәрнең К. Зыятдинов урамы буйлап килеп, шәһәр кырыеннан үтүче тимер юл буендагы урман утырмалары тирәләрен чүп-чардан арындырдылар.


18
май, 2018 ел
җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 майга ул хуҗалыкларда һәм фермер хуҗалыкларында 40900 гектарда, ягъни барлык мәйданның 65 процентында башкарылган. Аерым культуралардан арпа тиешленең 95, шикәр чөгендере – 90, борчак 87 процентында җир куенына салынган.

Агымдагы елның 1 июленнән ветеринария озатуы документлары бары электрон формада гына рәсмиләштереләчәк. Алар “Меркурий” мәгълүмат системасы буенча формалаштырылачак

Бик-Үтидән фермерлар Миләүшә һәм Җәмил Дәүләтшиннар үткән елның көзендә авылдан ерак түгел җиләк-җимеш бакчасына нигез салдылар. Тугыз меңнән күбрәк алмагач, һәм 5 мең төп кура җиләге үсентесе утырттылар.

Буалылар бүген, ягъни 18 май көнне, су линиясендә авария булу сәбәпле, Буа шәһәренең Кленовая һәм 8 март урамнарында су булмаячак, дип хәбәр иттеләр "Буа-Водоканал" җәмгыятеннән.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Буа районында дүрт һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләр йортларында автоном янгын кисәтү датчиклары урнаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International