Яңа Чәчкап авылында яшәүче Резедә һәм Фәһим Шакирҗановларга, кем әйтмешли, әбие дә, бәбие дә рәхмәтле. Алар, социаль хезмәткәр буларак, уналты карт кешене тәрбиялиләр. Ә моннан ике ай элек биш баланы да гаиләгә тәрбиягә алдылар
Яз җылы һәм кояш белән генә түгел, юлларда “кариес”, чокырлар белән дә ассоциацияләнә. Кайда асфальтны “ямарга”, кайда капиталь ремонт кирәк. Район Советы аппаратының гомуми бүлеге начальнигы Ранис Бәдертдинов белдерүенчә, юлчыларга эш фронты инде әзер, бары тик шәһәр юлларының кардан ачылганын гына көтәләр. Кайсы урамнарда төзекләндерү эшләре алып барылачак?
ТР гидрометеорологиясе һәм әйләнә мохитне саклау буенча идарәсе 10 апрельдщ иртәнге 4 тән 18 сәгатькәчә Татарстанда һәм аның территориясендәге районнарда көчле җил булачагын кисәтә.
Бүген район оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узган дүшәмбе планеркасында Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе җитәкчесе Николай Васин санитар икеайлык кысаларында һәркем алдында торган бурычларны атады.
Тиздән халык кошчылык фабрикаларыннан һәм базарларда арадашчылар аша, күп очракта очраклы кешеләрдән кош-корт, бәбкә-чебешләр сатып ала башлаячак. Моның белән йорт кошларының кош гриппы белән зарарлану проблемасы да арта, чөнки ерак илләрдән күчмә кошлар кайта.
Район ЗАГС идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, күптән түгел районда быелның 100нче баласы теркәлде.
Районда берничә көн дәвамында озак еллар Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт и испекциясе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, бүген отставкада Булган Ирек Мөхәммәтшин мәгариф хезмәткәрләрен хезмәтне саклау буенча дәресләр бирә.
Районның халык исеме алган һәм үзешчән театрлары район мәдәният йортына җыелды. Театр белгечләре быел беренче тапкыр район театр фестивале уздырырга булдылар. “Театраль яз” дип исемләнгән әлеге тантанада сигез театр коллективы катнашты. Оештыручылар төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләделәр.
Буа муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт курсәту үзәге “Гармония” хезмәткәрләре психолог hәм социаль педагог “Подросток” клубы эгъзалары белэн “Манипуляцияне ничек ачыкларга” темасына чара уздырдылар. Шәхси сыйфатларнын уңай якка үзгәрешү турында. Яшьүсмерләр белән уеннар, дискусиия оештырылды
31 март көнне Буа районы беренче тапкыр башкалада яшәүчеләргә продукция сатарга барды.