ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә яшь инспекторлары хәрәкәтенең 45 еллыгына багышланган тантана узды.


31
март, 2018 ел
шимбә

Алтынчы тапкыр үткәрелүче фольклор фестивале республиканың 18 районыннан 300гә якын баланы җыйды. Рус, татар, чуаш, удмурт, мордва, мари, керәшен коллективлары йолаларын, гореф-гадәтләрен, уеннарын, җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28 нче март көнне гимназиядә «Мәктәптән -  фәнгә, иҗатка»  I төбәкара фәнни – гамәли конференциясе үткәрелде.  Конференция мәгърифәтче язучы, уку китаплары төзүче, төбәк тарихын өйрәнүче, дин белгече Касыйм Бикколның тууына 150 ел, фольклор белгече,  филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ленар Җамалетдиновның 83 яшьлегенә  багышлап,  укучы балаларда татар әдәбиятын, сәнгатен, төбәкләр тарихын, татар халкының авыз иҗатын, мәдәниятен  өйрәнүгә һәм каләм тибрәтүгә иҗади  омтылышларын үстерү  максатыннан үткәрелде


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Буада коррупциягә каршы координация комиссиясе утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров алып барды.

“Арктика” боз сарае директоры вазифаларын башкаручы Ирек Яраханов белдерүенчә, кичә якташыбыз, “Татарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе” (ГИСУ) директоры Марат Айзатуллин 18 яшь һәм аннан да өлкәнрәк хоккейчылар кергән командага (22 уенчы) исемле кәшәкәләр бүләк итте. Тапшыру тантанасында район башлыгы Марат Җаббаров та катнашты. Алар спортчыларга уңышлар, җиңүләр теләделәр.

Мәктәпләрдә – язгы каникуллар. Бу уңайдан балаларның юлларда, шул исәптән тимер юлда да иминлегенә игътибарны арттыру сорала.

Коррупциягә каршы тору һәм аны кисәтү, гражданнардан, оешмалардан әлеге төр закон бозу турында мәгълүмат җыю максатында шәһәрдә “Ышаныч әрҗәләре” тора. Алар Жорес урамы, 110  “А” адресы буенча Буа муниципаль район башкарма комитеты, К. Зыятдинов урамы, 137 адресы буенча район үзәк дәваханәсе, Космовский урамы, 108 “Г” адресы буенча күпфункцияле үзәк, Космовский урамы, 14 адресы буенча район эчке эшләр бүлеге, Р. Люксембург урамы, 140 адресы буенча шәһәр прокуратурасы биналарында урнаштырылган

Узган елның 19 ноябрендә шәһәрдә беренче тапкыр гражданнарның үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану  мәсьәләләре буенча гомумхалык инициативасы белән җирле референдум узды. Анда буалылар актив катнашты һәм күпчелеге шәһәрне уңайлырак, яктырак итү, төзекләндерү идеясен хуплады.

Районда вирус йоктыручылар саны арта: 26 мартка дәваханәгә ашыгыч ярдәм сорап шалтыраткан 54 кешенең яртысына ОРВИ диагнозы куелган


17
март, 2018 ел
шимбә

Буа районындагы халыкка социаль хeзмәт күрсәтү үзэге «Гармония» хeзмәткәрләре 16 март көнне «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында «Салават күпере» клубы әгъзалары белән «Күңелле  стартлар» оештырдылар. Балалар  спорт уеннарында, эстафеталарда  төләп катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International