ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Быел республикада юбилее киң билгеләп үтелә торган Каюм Насыйриның 200 еллыгына XIX гасыр галиме, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесенә багышланган конверт почта аша әйләнешкә кергән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, планетада якынча 50 млн кеше эпилепсиядән интегә. Эпилепсия үзе үк йогышлы булмаган авыруларга керсә дә, кайбер инфекцияләрнең (энцефалитлар, менингитлар) катлауланулары аның үсешен китереп чыгарырга мөмкин, чөнки баш мие эшенә тискәре йогынты ясый.

«Милли приоритетлар» коммерцияле булмаган оешмасы икътисадның кадрлар бурычларын хәл итү турында җыелма эксперт доклады тәкъдим итте.  Җыелма материал 2024 елда уздырылган  илкүләм проектлар тематикасы буенча эксперт сессияләре йомгаклары буенча әзерләнгән.

Сезнең игътибарга шуны җиткерәбез: 2025 елның 14 февраленнән үз көченә керә торган «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2025 елның 3 февралендәге 1-ФЗ номерлы Федераль закон белән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.12 статьясындагы 4 өлешенә санкция арттырылды.

Бу эшкуарлык эшчәнлеге алып бару мәсьәләләре буенча мәгълүмат алуның яңа сервисы. Хезмәт бушлай.

Витаминлы эчемлекләр көнендә ачыклыйбыз.

Җиләк-җимешләрдән ясалган җылы эчемлекләрдә файдалы элементлар сакланамы икәнен ачыклыйбыз.

Татарстанда «Кадрлар резервы» Республика проектының 16 нчы сезонына заявкалар кабул итү башланды. Бу актив яшьләр өчен программа, алар үсәргә, әһәмиятле инициативалар булдырырга һәм гамәлгә ашырырга, фикердәшләр табарга һәм эре Яшьләр проектларының бер өлеше булырга телиләр.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) агымдагы елның 11-28 февралендә «Татарстан Республикасында халыкның финанс белеме» дигән социологик тикшеренү уздыру турында хәбәр итә.


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Быелдан башлап I төркем инвалидларны (балачактан I төркем инвалидлардан тыш) яки 80 яшьтән өлкәнрәкләрне  караган хезмәткә яраклы гражданнарга ай саен түләнә торган түләүләр бирелмәячәк. Әлеге төр түләү  автомат рәвештә I төркем инвалидлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк  кешеләрнең пенсияләренә өстәмә рәвешендә билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International